Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучы Оюб Титиев азат ителде


Оюб Титиев
Оюб Титиев

Ул кабат хокук яклау эше белән шөгыльләнәчәген әйтә.

Дүшәмбе көнне Чечняның Аргун колониясендә мәхкәмә хокук яклаучы Оюб Титиевның вакытыннан алда азат итү турындагы мөрәҗәгатен канәгатьләндерде. "Мемориал" хокук яклау үзәгенең Грозныйдагы бүлек башлыгы Оюб Титиев наркотик саклауда гаепләнеп 18 мартта дүрт елга колония-утырмага хөкем ителгән иде. Титиев гаебен танымады һәм аның адвокатлары да бу ялганга корылган эш дип саный. Ул колониядә хөкем карары билгеләгән вакытның өчтән бер өлешен утырды.

"Мин мөмкин кадәр тиз арада хокук яклау эшенә кайтырга җыенам. Бу минем тормышымның мәгънәсе", диде Титиев чыккач.

61 яшьлек Оюб Титиев 2018 ел башында тоткарланды. Аның автомобилендә наркотиклы төенчек табылды дип белдерделәр. Титиевның адвокаты Петр Заикин Чечня полициясе Титиевны үз-үзенә каршы сөйләргә мәҗбүр итә, яный һәм аның туганнарының йортын юк итте дип белдерде.

Титиевның хезмәттәшләре җинаять эше ялганга корылган һәм Чечня хакимиятләре республикада хокук яклаучылардан арынырга омтыла дип әйтте. Чечня башлыгы Рамзан Кадыров хокук яклаучылар эшчәнлеге турында кискен сүзләр белән даими чыгыш ясап тора.

Оюб Титиевны яклап халыкара оешмалар һәм мәдәният эшлеклеләре чыкты. "Мемориал" Титиевны, гәрчә аны сәяси маддә нигезендә хөкем итмәсәләр дә, сәяси тоткын дип, Amnesty International - вөҗдан тоткыны дип атады.

XS
SM
MD
LG