Accessibility links

Кайнар хәбәр

Касыйм-Жомарт Токаев Казакъстан президенты вазифасына кереште


Касыйм-Жомарт Токаев
Касыйм-Жомарт Токаев

Казакъстанның сайланган президенты Касыйм-Жомарт Токаев 12 июньдә ант кабул итте һәм рәсми рәвештә ил башлыгы вазифасына кереште.

Инаугурация сайлау узып өч көн үткәннән соң булды. Чарада чит дәүләтләр башлыклары катнашмады.

Президент вазифасына болай иртә керешүен Касым-Жомарт Токаев пәнҗешәмбе халыкара чарада катнашырга кирәклеге белән аңлатты. "Бу чараларда президентның тулы вәкаләтләре белән катнашуы мәслихәт" диде ул элегрәк.

Казакъстан үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, 9 июнь узган президент сайлауда Токаев 71 процентка якын тавыш җыеп җиңде.

11 июньдә Токаев матбугат очрашуы уздырды һәм үзен күчеш чоры президенты дип түгел, ә "тулы канлы" ил башлыгы дип санавы туында белдерде. Ул Казакъстанга карата "хакимият транзиты" сүзтезмәсен кулланмаска чакырды.

19 мартта Нурсолтан Назарбаев президент вазифасыннан киткәннән соң, 9 июньдә Казакъстанда вакытыннан алда президент сайлау узды. Сайлауда соңгы 30 елда беренче тапкыр Нурсолтан Назарбаев намзәт буларак катнашмады. Касым-Жомарт Токаевның 70,76 процент тавыш җыеп җиңүе игълан ителде.

Сайлау көнендә Алматы, Нурсолтан, Шымкент шәһәрләрендә протест чаралары узды. Анда катнашучылар сайлауга бойкот белдерергә чакырды.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының күзәтү миссиясе Казакъстанда президент сайлау төп ирекләр һәм демократик стандартларны бозып уздырылды дип белдерде. Бу тавышларны санауның гадел булуына шик тудыра диелде. Күзәтүчеләр шулай ук протестта катнашучы 500дән артык кешене тоткарлауны да аерым билгеләп уза.

Протест чаралары "Токаев - минем президент түгел" дигән шигар белән узды. 9-10 июньдә Казакъстанда президент сайлауга бәйле протестлар вакытында 700-ләп кеше тоткарланган. Ике көн эчендә административ җаваплылыкка 550 кеше тартылган.

XS
SM
MD
LG