Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстан башлыгы ашыгыч рәвештә Мәскәүгә хастаханәгә китерелгән


Владимир Васильев
Владимир Васильев

Дагыстан башлыгы Владимир Васильев ашыгыч рәвештә Мәскәүгә хастахәнә китерелгән. Аның вазифаларын вакытлыча республика хөкүмәте башлыгы Артем Здунов башкара.

Владимир Васильевка "үпкә ялкынсынуы" диагнозы куелган. Аның урынына төбәкне республика премьер-министры Артем Здунов җитәкләп торачак диелә хөкүмәтнең матбугат хезмәте хәбәрендә.

Владимир Васильевка 69 яшь. Ул Дагыстан башлыгы булып 2017 елның октябреннән эшли. 2018 елның сентябренә кадәр башлык вазифаларын вакытлыча башкарды, аннары сайлауда җиңде. Васильевка кадәр Дагыстанны Рамазан Абдулатипов җитәкли иде.

Васильев килгәч Дагыстанда түрәләр арасында коррупция эшләре тикшерелә башлады.

Артем Здунов - Татарстанның элекке икътисад министры. Дагыстан премьеры-министры итеп ул 2018 елның февралендә билгеләнде.

XS
SM
MD
LG