Accessibility links

Кайнар хәбәр

ВЦИОМның яңача исәпләвенә карамастан, Путинның рейтингы тагын төшкән


Владимир Путин
Владимир Путин

Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) Русия сәясәтчеләренә узган атнадагы ышаныч рейтингын чыгарды. Сораштыру уздыруның яңа методикасын куллануга карамастан, президент Владимир Путинның рейтингы тагын төшкән.

3-9 июньдә ВЦИОМ узздырган тикшерү мәгълүматларына караганда, Владимир Путинга ышанычларын респондентларның 71,7 проценты белдергән. Бер атна элек бу сан 72,4 процент иде.

Сораштыруда катнашучының һәр дүртенчесе Русия президентына ышанмауларын белдергән. Бер атна элекке белән чагыштырганда, ышанмаучылар, бераз булса да, арткан.

Май аенда Путинның түбән рейтингыннан соң ВЦИОМ президент идарәсе кушуы белән сораштыру методикасын үзгәрткән иде. Ул вакытта Путинга русияләрнең 31,7 проценты гына ышаныч белдерүе турында әйтте. Бу ВЦИОМның сораштырулар уздыру тарихында иң түбән күрсәткеч булды. Шул ук вакытта респондентларның 65,8 проценты президент эшчәнлеген гомумән хуплыйм дип белдергән.

Саннардагы мондый аерма Кремльдә канәгатьсезлек уятты. Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков социологлардан Путинга ышаныч рейтингына һәм аның электораль рейтингына бәйле анализ сорады. Әлеге хәлдән соң ВЦИОМ сәясәтчеләргә ышаныч турындагы сораштыру методикасына конкрет исемнәр һәм фамилияләне күз уңында тоткан "ябык сораулар" өстәгән.

Левада үзәге җитәкчесе урынбасары Денис Волков сүзләренчә, ябык сорау хакимият өчен уңайлырак, чөнки президентка ышаныч күрсәткечләре югары була. "Әйе/юк" җавапларын гына сайларга кушканда респондентлар хуплау җавабы ягына авыша ди социолог.

XS
SM
MD
LG