Accessibility links

Кайнар хәбәр

Закир Шаһбан: "Новосибирски Сабантуенда катнашырга тиеш идем"


Закир Шаһбан кызы белән чыгыш ясый
Закир Шаһбан кызы белән чыгыш ясый

Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбанны Новосибирски өлкәсендә туып үсүенә карамастан, анда узган Федераль Сабантуена чыгыш ясарга чакырмаганнар. Өлкә татар мохтарияте җитәкчесе концерт програмын Татарстан эшләде дип аклана.

Новосибирскида туып үскән һәм 1993 елдан бирле Казанда яшәгән җырчы Закир Шаһбан Новосибирскида узган Федераль Сабантуйда чыгыш ясарга чакырмауларына үпкә белдерә.

"Әллә нигә бер тапкыр федераль Сабантуй туган ягымда үтте икән, мин анда һичшиксез булырга тиеш идем. Новосибирски шәһәрендә эшләүче милли-мәдәни үзәк мөдире һәм татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе мине Федераль Сабантуйда катнаштыру өчен бернинди тәкъдим белән чыкмаганнар, күрәсең. Шул яктан чыккан һәм уңышка ирешкән кеше буларак үземнең якташларым алдында чыгыш ясау минем өчен һәм минем иҗатыма битараф булмаган кешеләр өчен бик мөһим иде", диде Азатлыкка Закир Шаһбан.

Сабантуй туган ягымда үтә икән, мин анда булырга тиеш идем

Шаһбан әйтүенчә, өлкәнең татар мохтарияте рәисе Әмир Гәрәев аны Сабантуй концертында катнаштыру өчен Татарстан вице-премьеры (Васил Шәйхразиев – ред.) белән сөйләшергә вәгъдә иткән булган.

"Сөйләшкәнме-юкмы – белмим. Дөнья татар конгрессында да Татарстан мәдәният министрлыгында да минем Себер ягында туып үсүемне бик яхшы беләләр. Мин алардан "Сабантуйда мине дә катнаштырыгыз" дип сорап йөри алмыйм бит. Алар минем катнашуны кирәк дип санамаганнардыр. Кемнеңдер-кемгәдер әйтеп бетермәгәнлеге, кемнеңдер игътибарсызлыгы, кемнеңдер минем иҗатыма битарафлыгы аркасында Сабантуй миннән башка үтте. Шуңа йөрәгем әрни. Бәлки аларга минем сукырлыгым комачаулый торгандыр. Ләкин мин – дәрәҗәле музыкант", ди Шаһбан.

Шаһбан сүзләренчә, ул 1980нче еллар азагында милли хәрәкәттә дә актив катнашучыларның берсе булган.

"80нче еллар азагында Новосибирскида татар милли хәрәкәтен башлап җибәрүчеләр рәтендә булдым. Бөтен Русиядә татар милләте күтәрелә башлаганда, иҗтимагый үзәкләр, мохтариятләр оеша башлаганда мин иң актив катнашучы идем. Новосибирски өлкә татар милли-мәдәни үзәге каршында "Тургай" җыр ансамблен оештырып җибәрдек. Шушы коллектив белән күп чыгышлар ясадык. Хәтта Себер татарларына бәйле бер фестивальдә катнашу өчен Казанга бардык. Бу 1991 ел иде. Шуннан язмыш мине бөтенләй Казанга алып китте. Мин монда 1993 елдан бирле яшим.

80нче елларда Новосибирскида татар милли хәрәкәтен башлап җибәрүчеләр рәтендә булдым

Сабантуйга Новосибирски өлкә хакимияте 30 миллион сум бирә, тагын 30 миллион сумны Татарстан бирә. Шушы 60 миллионлык бюджетта миңа тиешле гонорар каралмаган икән, димәк лаеклы түгелмендер. Мисал өчен, Сабантуйда җырчы Гүзәл Уразова катнашты. Ул бит тумышы белән Пермьнең Барда районыннан. Минем Новосибирскида туган кеше буларак анда катнашырга хакым юк иде мени дигән сорау туа.

Кемнән гаеп эзләргә белмим, әмма мин анда катнашырга һәм иң дәрәҗәле кунаклар рәтендә түрдә булырга тиеш идем дип саныйм. Якташларым алдында хурлык. Мин үземнең хаклыгымны иҗатым белән генә исбат итә алам", ди Закир Шаһбан.

Азатлык Новосибирски өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Әмир Гәрәевкә дә аңлатма сорап мөрәҗәгать итте.

"Әйе, Закир Шаһбан безнең якташ. Мөрәҗәгать иттек. Шәйхразиевка әйтмәдем. Сабантуй кураторы – Түбән Кама районы иде бит. Програмны алар эшләде. Без алар эшенә кысыла алмыйбыз. Бу – безнең өлкә түгел.

Хәтта җирле җырчыбыз – Русиянең атказанган артисты Диляра Варфоломееваны да програмга кертмәделәр. Ул әле хәзер дә монда яши. Барыбер куймадылар. Анда чыгыш ясаучылар Уразовадан башка бөтенесе яшь җырчылар иде. Без аларны бөтенләй дә белмибез. Үзебездә туган кешене куймадылар. Себер халкы аны көтте", диде ул.

Гәрәев Закир Шаһбанның Сабантуйда чыгыш ясавын сорап мөрәҗәгать иттем дисә дә, кемгә мөрәҗәгать итүен әйтмәде.

Элегрәк Азатлык Новосибирскида Федераль Сабантуй алдыннан узучы тантаналы концертка дистәдән артык билгеле татар кешесенә чакыру кәгазьләре бирелмәве турында язган иде. Ул вакытта әлеге татарлар исемлекне татар мохтарияте рәисе Әмир Гәрәев төзегәнен әйтте.

XS
SM
MD
LG