Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбиров Камил Бузыкаевтан татарлар алдында гафу үтенүен сорады 


Камил Бузыкаев һәм Радий Хәбиров
Камил Бузыкаев һәм Радий Хәбиров

Башкортстан башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров башкорт рәссамы Камил Бузыкаевны үзе ясаган карикатур өчен татарлардан гафу үтенүен сорады.

Радий Хәбиров әлеге бәхәстә катнашмый кала алмавы турында белдерде. "Миңа да катышырга вакыт җитте ахры... Камил - ул иҗади кеше. Аның рәсемнәре миңа кайчак ошый да, ошамаган чагы да була. (Мине дә ул артык кызганып тормый). М7 Казан юлы турындагысы – ачыктан-ачык чамасыз кылану. Безнең илдәге төрле шәһәрләрдә күңелсез күренешләр турында сөйләргә була, тик аларга милли төсмерләр бирүне мин дөрес түгел дип саныйм. Минемчә, аңа моның белән бәхәсләшеп утырмаска, ә безнең кардәшләр алдында гафу үтенергә кирәк", дип язган Хәбиров Facebook-тагы сәхифәсендә.

Бүген Бузыкаев Facebook-та​ фәхишәле карикатурга бәйле тагын бер рәсем урнаштырды. Анда ике фахишә сурәтләнгән, ә алар янында кечкенә буйлы, аягына оекбаш белән галуш кигән кеше кулында гариза тотып тора, һәм акцент белән укый: "Фахишәлек күрмим, мыскыллау күрәм".

Бу рәсем Бузыкаевның "Азатлык" татар яшьләре берлегенә җавабы дип аңларга мөмкин, кичә бу оешма вәкилләре карикатураны милләтара низаг тудыруга карата тикшерүен сорап, прокуратурага мөрәҗәгать иткән иде.

Уфа рәссамы Камил Бузыкаев 14 июньдә социаль челтәрләрдә татар милли киемендәге фәхишә карикатуры чыгарды. Аңа карата интернетта ачулы фикерләр арта. Рәссамны татар кызларын һәм Татарстан хатын-кызларын җиңел холыклы хатыннар белән чагыштыруда гаеплиләр.

XS
SM
MD
LG