Accessibility links

Кайнар хәбәр

Корбан Бердыев Татарстан футбол академиясен җитәкләячәк


Корбан Бердыев
Корбан Бердыев

Бу хакта Бердыевның Татарстан президенты белән очрашуында белдерелде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Рубин"ның элекке баш тренеры Корбан Бердыев белән очрашты. Миңнеханов ​Бердыевка хезмәте өчен рәхмәтен белдерде һәм балалар-яшүсмерләр өчен футбол академиясен булдырырга тәкъдим итте. Алга таба Татарстан спорт министрлыгы Бердыев белән академияне оештыру мәсьәләләрен хәл итәчәк.

Татарстан яшь футболчылар өчен биш уен мәйданчыгы төзиячәк. Ике манеж Казанда булса, берешәр мәйданчык Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттә ачылачак.

Корбан Бердыев "Рубин" футбол клубы тренеры вазифасыннан китүен июнь башында белдерде. Медиа клуб җитәкчелегенең такым уеныннан һәм нәтиҗәләреннән канәгать булмавын язып чыкты. Бердыевның клуб белән килешү мөддәте әле тәмамланмаган иде.

Бердыев "Рубин"ны 2001-2013 елларда җитәкләде, аннары клубка 2017 елда кабат кайтты. Аның җитәкчелегендә такым 478 уен уздырды, шуларның 208ендә җиңеп чыкты. Бердыев баш тренер булганда "Рубин" 2008 һәм 2009 елларда Русия беренчелегендә җиңү яулады, 2011/12 сезонында Русия кәсәсен алды.

XS
SM
MD
LG