Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия кинотеатрлары урыс телендә фильмнар күрсәтүдән туктады


Грузия башкаласындагы протестлар башланганнан бирле, ил кинотеатрлары урыс телендә фильмнар күрсәтми башлаган.

20 июньнан башлап, Тбилисида беренче протест чарасы узганнан бирле, Грузия кинотеатрлары урыс телендә фильмнар һәм анимация күрсәтүдән туктады. Моның хакта РИА Новости агентлыгына Тбилиси кинотеатрлары ассоциациясе белдерде. "Фильмнарны хәзер грузин һәм инглиз телләрендә карап булачак", диелде оешмада.

Әлеге мәгълүматны шулай ук Грузия кинотеатрлар челтәренең мәгълүмат хезмәтендә расладылар. Челтәр вәкиле әлеге карарның сәбәбен атый алмаган, киләчәктә урыс телендә фильмнар күрсәтеләчәкме дигән сорауга да анык җавап бирмәде.

Русия президенты Владимир Путин 8 июльдән Русия һава ширкәтләренә Грузиягә очуны тыйды. Тыюның күпме дәвам итәчәге билгесез. Моннан тыш президент туризм операторларына Грузиягә турларны сатуны туктатырга киңәш итә.

20 июнь кичендә Грузия башкаласында протест чаралары башланды. Моңа сәбәп итеп Русия думасы депутаты Сергей Гавриловның Грузия парламентында спикер кәнәфиендә утырып урыс телендә чыгыш ясавы атала.

Җомга көнне парламент рәисе Ираклий Кобахидзе вазифадан китүен​белдерде.​ Протест белдерүчеләр шулай ук Эчке эшләр министры Георгий Гахарий һәм Дәүләт иминлеге хезмәте башлыгы Вахтанг Гомелаурины вазифадан китүен таләп итә.

21 июньгә каршы төндә бер төркем протестчы Грузиянең хакимияттәге "Грузия хыялы – Демократик Грузия" фиркасенең штаб-фатирын җимергән. Демонстрантлар фирка туграсы төшкән байракларны яндырган, дип хәбәр итә Грузиянең Беренче каналы.

XS
SM
MD
LG