Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп Иранның югары җитәкчелегенә каршы чикләүләр кертте


Трамп Иранга каршы чикләүләрне имзалый, 24 июнь
Трамп Иранга каршы чикләүләрне имзалый, 24 июнь

АКШ президенты Дональд Трамп Иранга каршы яңа чикләүләр кертү турында карарны имзалады. Моның хакта ул Ак йорттагы журналистларга үзе хәбәр итте.

Чикләүләр Иранның рухи җитәкчесе аятолла Али Хамәнәи һәм илнең башка югары җитәкчелегенә кагыла. Алар американ финанс мөмкинлекләреннән мәхрүм булачак, дип белдерде Трамп.

АКШ президенты сүзләренчә, чикләүләү күптән түген Иранның АКШ дронын бәреп төшерүгә җавап буларак кабул ителә. "Без Иранга басымны арттырып торачакбыз", дип вәгъдә бирде ул.

Иран АКШның дронын 20 июнь көнне бәреп төшергән. Иран рәсмиләре җиһазның Иран һава киңлегенә керүен белдергән. Пентагон исә дронның нейтраль һава киңлегендә булуын әйтә. Иранның АКШ дронына һөҗүменнән соң АКШның федераль авиация идарәсе (FAA) америка очкычларының Оман һәм Фарсы култыклары өстеннән очуын тыйды.

20 июнь кичендә Трамп Иранга, берничә ноктага һөҗүм ясарга әмер биргән булган. Ләкин һөҗүмгә 10 минут кала Трамп бу карарыннан баш тарткан.

АКШ һәм Иран мөнәсәбәтләре хакимияткә Дональд Трамп килгәннән бирле начарая бара. Май һәм июнь айларында Вашингтон Тәһранны Оман һәм Фарсы култыкларында танкерларга һөҗүм итүдә гаепләгән иде.

XS
SM
MD
LG