Accessibility links

Кайнар хәбәр

Былтыр тоткарланган украин кораблары Керич портыннан юкка чыккан


Керич порты
Керич порты

Былтыр ноябрьдә Кара диңгездә Русия ФСБсы тарафыннан тоткарланган украин кораблары Керичның "Генмол" портында тора иде. 25 июнь иртәсендә өч кораб та юкка чыккан.

Украинаның "Никополь" һәм "Бердянск" хәрби катерлары һәм "Яны Капу" буксиры Керич акваториясендәге "Генмол" портыннан юкка чыккан. Бу хакта Крым.Реалии яза. Әлеге кораблар былтыр ноябрьдә Русия ФСБсы тарафыннан тоткарланган һәм Керичка китерелгән иде.

24 июньдә әле "Яны Капу" буксиры портта торган булган, ә 25 июньгә ул да юкка чыккан.

ФСБның чик сагы идарәсе матбугат хезмәте Украина хәрби корабларын күчерү турында рәсми хәбәр итмәде.

25 июньдә Мәскәү һәм Киевның БМОның Диңгез кануннары халыкара мәхкәмәсенә Керич бугазындагы хәлләр турында хисап тапшыру вакыты чыга. Кремль матбугат үзәге бу мәхкәмәнең вәкаләтләре украин диңгезчеләрен тоткарлау белән бәйле вазгыятькә кагылмый дип чираттагы тапкыр белдерде.

  • 2018 елның 25 ноябрендә Русия аннексиясендәге Кырым янында Русия чик сакчылары һөҗүм итеп Украинаның өч хәрби корабын һәм 24 диңгезчесен кулга алды. Хәрби диңгезчеләрне чик бозуда гаеплиләр. Алар Мәскәүдәге изоляторга ябылган. Киев Русиянең бу гамәлләрен агрессия, ә диңгезчеләрне хәрби әсирләр дип атый. Украинаны АКШ, НАТО һәм Европа берлеге яклап чыкты.
  • БМОның Диңгез кануннары халыкара мәхкәмәсе Русия аннексияләнгән Кырым ярлары буенда 2018 елның ноябрендә тоткарлаган украин диңгезчеләрен һәм Украина хәрби диңгез көчләренең өч корабын кайтарырга тиеш дигән карар чыгарды.
  • Русия бу мәхкәмә тыңлауларыннан баш тартты. Мәскәү фикеренчә, халыкара мәхкәмәнең Керич бугазындагы хәлне карарга вәкаләте юк.
XS
SM
MD
LG