Accessibility links

Кайнар хәбәр

МДУ студенты диплом алу тантанасына "Азат Мифтаховка – азатлык" дип язылган футболкадан килде


"Азат Мифтаховка азатлык" дип язылган футболкадагы кыз ("Новости Инициативной группы МГУ" фотосы)

26 июньдә Мәскәү дәүләт университетында (МДУ) кызыл дипломнар тапшыру тантанасына механика-математика факультетын тәмамлаган кыз "Азат Мифтаховка – азатлык" дип язылган футболка киеп килде.

Дипломны кызга МДУ ректоры Виктор Садовничий тапшырган. Бу хакта "МДУның Инициатив төркеме яңалыклары" паблигында хәбәр ителә.

Хәбәрдә кызның исеме әйтелмәгән. Элегрәк университетның студентлар шурасы ректорны үзе җитәкләгән уку йортында аспирант булган Азат Мифтаховны якламауда, егетне көч структуралары хезмәткәрләре сорау алганда җәзалап интектерүләрен белмәгәнгә сабышуда гаепләгән иде.

Диплом алырга чыккан кызга чәчәкне мехмат деканы вазифаларын үтәүче Владимир Чубариков бирде. Бу кешене дә студентлар үз аспирантын нахак гаепләүләргә каршы бер гамәл дә кылмауда гаеплиләр.

Азат Мифтахов Мәскәү янында "Бердәм Русия" фиркасе офисына һөҗүм итүдә шикләнелеп февральдә кулга алынды. Аны сак астында тоту берничә тапкыр озайтылды. Мәхкәмәнең соңгы карары нигезендә Мифтахов 7 августка кадәр сак астында булачак. Ул тоткарлангач, полиция кыйнаулары турында да белдерде.

Июнь урталарында Азат Мифтаховның әти-әнисе полиция тарафыннан янаулар булуын турында сөйләде.

Мифтаховны азат итүне сорап галимнәр, хокук яклаучылар чыкты, алар Русия җитәкчелегенә ачык мөрәҗәгать юллады. Адвокатлар азаплаулар турындагы хәбәрләрне тикшерүне таләп итә.

23 июнь көнне Русиянең 15тән артык шәһәрендә "Җәмгыять гаделлек тели" исеме астында урам җыеннары узды. Әлеге чаралар сәяси репрессияләргә һәм ялган җинаять эшләренә каршы Русиянең Либертариан фиркасе тарафыннан оештырылган иде.

Мәскәү дәүләт университеты студентлары һәм мөгаллимнәре Азат Мифтахов сурәте төшкән плакат белән чыкты. Чарада "Азатка – азатлык! Свободу Азату Мифахову" дигән шигар дә булды.

XS
SM
MD
LG