Accessibility links

Мәскәү һәм Петербурда узган протест чараларында тоткарланучылар бар


Мәскәүдә узган митинг, 23 июнь
Мәскәүдә узган митинг, 23 июнь

23 июнь көнне Русиянең 15тән артык шәһәрендә "Җәмгыять гаделлек тели" исеме астында урам җыеннары узды. Әлеге чаралар сәяси репрессияләргә һәм ялган җинаять эшләренә каршы Русиянең Либертариан фиркасе тарафыннан оештырылган.

Мәскәүдә хакимият белән килештерелгән митингтан соң полиция кимендә 6 кешене тоткарлаган. Моның турында "ОВД-Инфо" хәбәр итә. Тоткарланучыларның барысы да плакатлар тоткан. Мәскәү митингында 4 меңләп кеше катнашкан. Төп таләпләр – наркотик маддәне йомшарту һәм "Медуза" журналисты Иван Голуновка каршы эшкә заказ бирүчеләрне тоту.

Мәскәү дәүләт университеты студентлары һәм мөгаллимнәре Азат Мифтахов сурәте төшкән плакат белән торган. Алар сүзләренчә, Азатны ярты ел СИЗОда тоталар, аның гаиләсенә яныйлар, гәрчә аның эшендә гаепне күрсәткән бер дәлил дә юк. Моннан тыш чарада "Азатка азатлык! Свободу Азату Мифахову" дигән шигарь дә булды.

Петербурда урам җыены хакимият белән килештерелмәгән булган, аңа якынча 50 кеше килгән. Чарадан соң полиция кимендә 3 кешене тоткарлаган. Алар арасында "Пудинг лор" шигарен тоткан кеше дә бар.

"Җәмгыять гаделлек тели" чаралары шулай ук Владивосток, Омск, Сарытау, Краснодар, Ростов-Дон һәм башка шәһәрләрдә узды.

Казанда Либертариан фиркасе оештырган пикетта 35ләр кеше катнашты. Оештыручы Роман Семенов Русиядә күп кешеләрнең сәяси эшләр буенча утырганын сөйләде, шуңа "ризасызлыкны белдерү өчен чыктык", диде.

XS
SM
MD
LG