Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Голунов эше"н Русия тикшерү комитетына тапшырачаклар


Иван Голунов
Иван Голунов

Иван Голуновны тоткарланган полиция хезмәткәрләренең гамәлләрендә канун бозулар тапканнар.

Русия эчке эшләр министрлыгы наркотиклар таратуда гаепләнеп тоткарланган “Медуза” журналисты Иван Голуновка карата ачылган җинаять эшен киләчәктә Тикшерү комитетына юллау өчен прокуратурага тапшырган.

Русия эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, иминлек идарәсе хезмәткәрләре Мәскәүнең Көнбатыш бүлгесе эчке эшләр идарәсенең журналистны тоткарлаган полиция хезмәткәрләре эшендә кайбер канун бозулар тапкан. Әлегә бу хакта тәфсиллерәк мәгълүмат бирелми. Шикләнелүчеләр булу-булмавы да билгесез.

Иван Голунов 6 июнь тоткарланды һәм аңа күп күләмдә наркотиклар сатарга җыенуда гаепләү белдерелде. Мәхкәмә журналистны ике айга йорт сагына җибәрде. Голунов билгесез матдәле ике пакетны рюкзагына ташлаулары турында сөйләде һәм кыйнауларга зарланды.

"Медуза" журналистын яклап Русиянең төрле шәһәрләрендә, шул исәптән Казан һәм Уфада да пикетлар узды.

11 июнь көнне Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев журналистның гаебе дәлилләнмәүне әйтеп, аңа карата җинаять җаваплылыгы туктатылуын әйтте.

XS
SM
MD
LG