Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкорт" оешмасы рәисе Фаил Алчыновны ФСБга алып киткәннәр


Фаил Алчынов (у) Дөнья башкортлары корылтаена килгәч, 28 июнь 2019
Фаил Алчынов (у) Дөнья башкортлары корылтаена килгәч, 28 июнь 2019

"Башкорт" оешмасының Вконтакте битендә хәбәр ителгәнчә, оешма рәисе Фаил Алчыновны шаһит буларак сорау алуга дип бүген ФСБга алып киткәннәр.

Сорау алу ФСБның Крупская урамы 19нчы йорттагы бинасында бара диелә. Шундый ук чакыру кәгазе журналист Рәмил Рәхмәтовка да бирелгән.

"Башкорт" оешмасының Вконтакте битендә алып китү видеосы урнаштырылган. "Күрәсең, бу безне Торатауга җибәрмәс өчен әшләнә" ди Фаил Алчынов. Бүген Торатауда Дөнья башкортлары корылтаеның икенче көн чаралары уза.

​Кичә "Башкорт" оешмасы җитәкчесе Фаил Алчынов Уфада узучы V Дөнья башкортлары корылтаена килгән иде. Ләкин сайланган делегат булса да, анда кертелмәде.

Алчынов һәм "Башкорт" оешмасы активисты Илмир Мөхәммәтҗәновны полиция юүлегенә алып киттеләр. Фаил Алчынов иреккә җибәрелде, ә Илмир Мөхәммәтҗәнов хулиганлыкта гаепләнеп 500 сум штрафка тартылды.

ЯҢАРТУ

"Башкорт" оешмасы хәбәр итүенчә, Фаил Алчыновтан тыш ФСБ бүлегенә оешманың тагын ике активисты Руслан Габбасов һәм Илмир Мөхәммәтҗәнов китерелгән.

Шулай ук Башкортстан башлыгы вазифасына дәгъва иткән намзәт, "Башкортстан халкы – гадел сайлаулар яклы" берләшмәсе җитәкчесе Рәмилә Сәетова да ФСБ бүлегенә куч кулланып китертелгән дип хәбәр ителә. "Башкорт" оешмасы сәхифәсендә китертү видеосы урнаштырылган:

XS
SM
MD
LG