Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уйгыр җәмәгатьчелеге Эрдоган Кытай сәфәрендә мөселманнар темасын күтәрмәде дип борчыла


Рәҗәп Эрдоган

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Кытайга эш сәфәре вакытында Пекин белән тыгыз мәдәни һәм икътисади элемтәләрне һәм иминлек өлкәсендә хезмәттәшлекне хуплап чыгыш ясаган. Уйгыр җәмәгатьчелеге бу уңайдан борчылу белдерә.

Уйгыр активистлары Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганны Пекинга эш сәфәре вакытында Көнчыгыш Төркестанда (Кытайның Синҗан уйгыр автоном төбәге) мөселманнарны эзәрлекләүгә каршы чыгыш ясамавы өчен тәнкыйтьләде. Бу хакта матбугат чаралары хәбәр итә.

Эрдоган килер алдыннан Кытай газеты Global Daily-да чыккан мәкаләдә Төркия президенты ике илнең киләчәге турында бер үк фикердә булуын белдерде.

Эрдоган Пекин белән тыгыз мәдәни һәм икътисади элемтәләрне һәм иминлек өлкәсендә хезмәттәшлекне хуплап чыгыш ясый. Ул шулай ук Яңа ефәк юлы проектын хуплый.

Яңа ефәк юлы - Мисырдагы Сүәеш каналын урап, Европа, Африка һәм Азиядәге портлар, машина юллары һәм тимер юллар аша Кытайны дөньяның төрле илләре белән бәйләүче челтәр проекты. Кытай әлеге юлдан чимал һәм энергия ресурслары алачак, экспортка Кытай тауарлары җибәрәчәк.

Синҗан-Уйгыр автоном районы Яңа ефәк юлында төп төбәкләрнең берсе булачак.

Пакстан, Төркия һәм Русия дә әлеге проектка керә. АКШ, Һиндстан һәм Япония бу проектка шикләнеп карый.

"Географик яктан ерак булуга карамастан, Төркия һәм Кытай гасырлар дәвамында тыгыз иктисади һәм мәдәни элемтәләрдә яшәгән", ди Эрдоган.

Дөнья уйгыр конгрессы башлыгы Долкун Иса Middle East Eye басмасына Төркия җитәкчесе сүзләреннән күңеле кайтуын белдергән.

Долкун Иса
Долкун Иса

"Дөнья уйгыр конгрессы һәм уйгыр диаспорасы Эрдоган гамәлләренә борчылу белдерә. Ул үзен бөтен дөньяда мөселман халкының мәнфәгатьләреy кайгыртучы лидер дип атый иде, әмма ул Көнчыгыш Төркестанда уйгырларга теләктәшлек күрсәтеп чыгыш ясый алмады", ди Иса.

Быел Төркиядә җирле дәүләт оешмаларын сайлау алдыннан Төркия җитәкчелеге Кытайдан "концлагерьларны" ябуны сораган иде.

Әнкараның тәнкыйтеннән соң Кытай тышкы эшләр министрлыгы Төркия зур хата ясады дип белдерде.

Төркиянең мондый сүзләрен илдә сайлау алды көрәше белән аңлаттылар.

Соңгы елларда Кытайны Синҗан уйгыр автоном төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләү, "сәяси тәрбия" үзәкләренә ябу турында хәбәрләр тарала башлады. Алар арасында татарлар да бар.

Der SPIEGEL мәгълүматына караганда, Синҗан төбәгендә халык ныклы күзәтү астында яши. Моның өчен махсус техник систем да булдырылган.

Кытайда мөселманнарның эзәрлекләнүенә бәйле башлыча Көнбатыш илләре чаң суга. АКШ хакимияте уйгыр һәм башка мөселман азчылыкларының хокукларын бозган өчен Кытайга чикләүләр кертү мөмкинлеген карый.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG