Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин ракетлар килешүен үтәүне туктатып тору турында канун имзалады


Канун АКШ һәм Cовет берлеге арасында төзелгән ракетлар килешүен туктатып торуны күздә тота.

Русия президенты Владимир Путин АКШ һәм Совет берлеге арасында төзелгән "Ерак һәм якын ара ракетларны юк итү турында" килешүнең көчен туктатып тору турында канун имзалады. Документ чәршәмбе хокукый мәгълүмат порталында дөнья күрде.

Элегрәк әлеге канун өлгесен Русия думасы хуплаган иде.

4 март Русия президенты Владимир Путин Русиянең урта һәм кече ераклыктагы ракетлар турында АКШ белән төзелгән килешүне үтәвен туктатып тору турында фәрман имзалаган иде. Мондый карар "АКШның килешүдә каралган йөкләмәләрен үтәмәве" сәбәпле кабул ителде диелде.

Моңа кадәр 1 февральдә АКШ әлеге ракетлар килешүеннән чыгу турында белдерде. Вашингтонда Русиянең 9М729 "Новатор" ракеты килешү шартларын боза дип саныйлар.

  • Документны 1987 елда Рональд Рейган һәм Михаил Горбачев имзалаган иде.
  • Әлеге документ 500дән алып 5500 чакрымга кадәр очкан баллистик һәм канатлы ракетларны җитештерүне һәм сынауны тыя. Аның нигезендә Совет берлегендә һәм АКШта шундый ракетлар юк ителергә тиеш иде.
  • Элегрәк НАТО баш секретаре Йенс Столтенберг Русиянең килешү шартларын үтәү өчен соңгы мөмкинлеге калды диде һәм моны файдаланып калырга өндәде. Шул ук вакытта Столтенберг, Мәскәү гамәлләренә карамастан, НАТО кораллану ярышына омтылмый, Европада атом коралы куәтен арттырырга җыенмый дип тә өстәде.
  • Килешүдә катнашуны туктатып торганнан соң, АКШ элек тыелган кайбер ракетларны сынаячагы турында хәбәр итте. Медиа мәгълүматларына караганда, бер мең километрга оча алучы әлеге канатлы ракетларны сынау августта ук узарга мөмкин.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG