Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әнкара Эрдоганның Кытайда уйгыр мәсьәләсен күтәрмәвен кире какты


Рәҗәп Эрдоган
Рәҗәп Эрдоган

Кытай хөкүмәте Төркия делегациясен Синҗанга чакырган дип хәбәр итте Төркия президенты идарәсе вәкиле.

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Кытай җитәкчесе белән сөйләшүләрдә уйгыр мәсьәләсен дә күтәргән. Кытай хакимияте Төркия делегациясен Синҗанга, төбәктәге халыкларның яшәешен карарга чакырган. Төркия президенты чакыруны кабул итте дип язды Төркия президенты идарәсе вәкиле Фәхреттин Алтун үзенең Twitter битендә.

"Сөйләшүләрдә ике арадагы мөнәсәбәтләрнең бөтен яклары турында фикер алышынды, шул исәптән уйгыр мәсьәләсе дә. Президент Эрдоган уйгырлар тынычлыкта һәм иминлектә яшәр дип өметләнә", диде Алтун икенче твитында.

2 июль Рәҗәп Эрдоган эш сәфәре белән Кытайга барды һәм Кытай җитәкчесе Си Цзиньпинь белән сөйләшүләр уздырды. Ике ил башлыклары бер ай эчендә өченче тапкыр күреште. Очрашу вакытында алар сәүдә, ике яклы мөнәсәбәтләр, инвестицияләр, тикшерүләр, авиация, туризм һәм мәдәният турында фикер алышкан.

Очрашуда Синҗандагы вазгыять турында сөйләшү булмавына уйгыр җәмгыяте канәгатьсезлек белдергән иде.

Дөнья уйгыр конгрессы башлыгы Долкун Иса Middle East Eye басмасына Төркия җитәкчесе сүзләреннән күңеле кайтуы турында әйтте.

"Дөнья уйгыр конгрессы һәм уйгыр диаспорасы Эрдоган гамәлләренә борчылу белдерә. Ул үзен бөтен дөньяда мөселман халкының мәнфәгатьләрен кайгыртучы лидер дип атый иде, әмма ул Көнчыгыш Төркестанда уйгырларга теләктәшлек күрсәтеп чыгыш ясый алмады", диде Иса.

Соңгы елларда Кытайны Синҗан уйгыр автоном төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләү, "сәяси тәрбия" үзәкләренә ябу турында хәбәрләр тарала башлады. Алар арасында татарлар да бар.

Der SPIEGEL мәгълүматына караганда, Синҗан төбәгендә халык ныклы күзәтү астында яши. Моның өчен махсус техник систем да булдырылган.

Кытайда мөселманнарның эзәрлекләнүенә бәйле башлыча Көнбатыш илләре чаң суга. АКШ хакимияте уйгыр һәм башка мөселман азчылыкларының хокукларын бозган өчен Кытайга чикләүләр кертү мөмкинлеген карый.

XS
SM
MD
LG