Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киноханә: июльдә нәрсә карарга?


Җәй айларында, ял вакытында нишләп була? Азатлыкның "Киноханә" шәлкеме сезгә кинога барып, берәр матур фильм карарга тәкъдим итә, карарлык фильмнар исемлеген дә әзерләп куйды.

Үрмәкүч-кеше: өйдән еракта (Spider-Man: Far From Home)

Ай башында ук елның иң көтелгән фильмнарының берсе дөнья күрә. Кино белгечләре халык инде каһарманнар турында кино карап арыган дип белдерә, шулай да Үрмәкүч-кеше фильмы продюсерлары аның шактый югары керемгә ия булуына ышана, Marvel фильмның кимендә $1 млрд җыячагына өметләнүен белдерде.

Ул "Үч алучылар" эпопеясенең дәвамы һәм әлеге фильмнан соң берничә минут узгач ук башланган вакыйгаларны дәвам итә. Питер Паркер дуслары белән җәйге ялда Европага юл тота. Ләкин Питерга ял итү бәхете тәтеми, чөнки кыйтгада сәер хәлләр башлана. Паркерга Ник Фьюри белән бергә әлеге хәлләрнең сәбәбен ачыкларга һәм аларны чишәргә кирәк булачак. Фильм вакыйгалары Лондон, Венеция, Прага кебек шәһәрләрдә барачак.

Русия кинотеатрларында 4 июльдән башлап күрсәтелә.

Кемгә карарга? Гаилә белән дә карарлык фильм. Супер каһарманнар турында фильм яратучыларга ошаячак.

Стокһолм (Stockholm)

"Стокһолм синдромы" төшенчәсе нәрсә аңлатканны беләсезме? Әлеге фильм нәкъ шуның турында һәм аның нәкъ Стокһолмга бәйлелеген аңлата. 1973 елда банкның дүрт хезмәткәре 6 көн дәвамында кораллы талаучы Ян-Эрик Олссон кулында тотык була һәм соңрак алар үзләрен тотык итеп алучыны яклый башлый.

Бу АКШ һәм Канаданың уртак проекты. Төп рольдә – дүрт тапкыр "Оскар" премиясенә тәкъдим ителгән Итан Хоук. Кызыклы психологик драма.

Кинода июль башында күрсәтелә башлады.

Кемгә карарга? Психологик һәм чынбарлыкка нигезләнгән фильмнар яратучыларга.

Арыслан патша (The Lion King)

Елның иң көтелгән фильмнарының берсе һәм Disney үзе елның иң мөһим релизы дип санаган әлеге киноны җәй уртасында, барлык балалар һәм гаиләләр карый алган вакытта чыгара. Бу – 1994 елда күрсәтелгән, ике "Оскар" һәм өч "Алтын глобус" премияләрен алган танылган мультфильмның ремейкы.

Бу фильм Симба исемле батыр арыслан турында. Балачактан таныш булган төп каһарманнар үсә, үзләрен һәм тышкы дөньяны өйрәнә, хаталар ясый һәм тормышны өйрәнә. Барыбызга да таныш мультфильм хәзер заманча анимация белән ясалып, чынбарлыкка тиң сурәтләр күрсәтә.

Кинода 18 июльдән күреп булалачак.

Кемгә карарга? Оригинал мультфильмны караганнарга. Балаларга һәм олыларга.

"Паразитлар" (Gisaengchung)

Кино белгечләре Пон Джун-хо исемле Көньяк Корея режиссерын шактый өметле дип саный. Ул инде Канн фестивалендә "Алтын пальм ботагы" алырга өлгергән. Ул аны нәкъ "Паразитлар" фильмы өчен алган. Әлеге киноны сыйныфлар көрәше һәм Көньяк Кореядә әрәмтамакларның ничек яшәве турында ироник драма дип атыйлар. Фильм кино тәнкыйтьчеләре һәм тамашачылар тарафыннан шактый югары бәяләнде.

Фильм сюжеты Ки-тхэк гаиләсе тирәсендә бара, гаиләдә барысы да эшсез. Кинәт кенә олы уллары Ки-уга яхшы түләнгән репетитор эше тәкъдим ителә. Ул кыз кардәше ярдәмендә ялган документлар ясата һәм бизнесмен мистер Пакның бай утарына килә. Тагын бер ачык вакансия турында белгәч, ул кыз кардәшен дә урнаштыру фикере белән яна башлый.

Русия кинотеатрларында – 4 июльдән.

Кемгә карарга? Стандарт булмаган, көтелмәгән борылышлы фильмнар яратучыларга.

СтУбер (Stuber)

Соңгы берничә елда Uber такси хезмәте кешеләрнең тормышына шулкадәр нык керде ки, аның турында инде фильмнар да төшерә башладылар. Вазифасын яхшы башкарган Стю машинасына кинәт кенә җинаятьчене куучы полиция хезмәткәре утыра. Такси йөртүчегә "проблемлы" юлчыны илтеп кую гына түгел, үзенең югары рейтингын да төшермәскә, аннан да бигрәк гомерен дә саклап калырга кирәк була.

Фильмда төп рольләрне соңгы елларда популяр булып киткән актерлар – Кумэйл Нанджиани, Дэйв Батиста һәм Карен Гиллан башкара.

Кинода 11 июльдән күрсәтеләчәк.

Кемгә карарга? Җиңел комедияләр яратучыларга.

XS
SM
MD
LG