Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мариларга гөслә ясаучы татар остасы


Гәрәй Мәгъсүмҗанов
Гәрәй Мәгъсүмҗанов

Мари гөсләләре инде танылган брендка әверелде, ә аларны ясаучы бәлки бердәнбер оста — татар мәдәни үзәге кешесе.

2019 елның апрелендә мари гөсләләре Мари Иленең Таулы Мари пәрәмәченнән соң икенче бренды булып теркәлде. Республиканың берничә музыка мәктәбендә әлеге халыкның борынгы музыка коралында уйнарга өйрәтәләр. Мари сәнгать әһелләре дә гөсләдә чыгыш ясый. Яңа гөсләләрне Мәскәүдәге фабрикада яки биредә яшәүче оста Гәрәй Мәкъсүмҗановтан ясатып була. Берничә ел элек татар гөсләләре ясый башлаган оста соңрак мариларныкын да өйрәнеп алган.

Мари гөсләләре республикада әле совет чорында да күпләр яраткан музыка коралы була. Гөсләчеләрне Мари Иле автономиясе көнен яки Мари Иле парламентының 80 еллыгын (былтыр) бәйрәм итү кебек тантаналы чараларда чыгыш ясарга чакыралар.

1920-нче елларда этнографлар мари гөсләләрендә уйналган көйләрне граммофон тәлинкәләренә яздырып алган. Аларның күпчелеге төрле дини йолалар вакытында уйнала торган, дин белән бәйле көйләр булган. Шул ук вакыттат гөсләчеләр туйларда да уйнаган.

ХХ гасыр башында Таулы Мари район үзәге Козьмодемьянскидагы мәктәп-остаханәдә гөсләләр ясаганнар. Тарихчылар әйтүенчә, бу музыка коралында элек бары ирләр генә уйный торган булган. Хәзер исә ул хатын-кызлар музыка коралы санала. Белгечләр моны әлеге уен коралының мәҗүсилек йолаларында күп кулланылуы белән аңлата: мари җирләрен басып алучылар бу халыкны көчләп чукындыру вакытында барлык гөсләче ирләрне үтереп бетергәннәр.

Элек гөсләләрне Таулы Мари районы осталары да ясый торган булган. Әмма соңгы елларда алар ясаган гөсләләр балаларны башлангыч дәрәҗәдә өйрәтергә генә яраклы булган.

Йошкар-Оладагы Дәүләт президент сәнгать мәктәбе мөдире Николай Смирнов әйтүенчә, хәзер республикада барлыгы бер йөзләп гөслә бар. Аларның күпчелеге Мәскәүдә ясалган. Башкала Йошкар-Олада, Звегиновода һәм Таулы Мари районында мари гөсләләрендә уйнарга өйрәтүче музыка мәктәпләре эшләп килә.

Гәрәй Мәгъсүмҗанов
Гәрәй Мәгъсүмҗанов

Гәрәй Мәгъсүмҗанов — Мари Илендәге татар мәдәнияте үзәгенең гөсләчеләр ансамбле сәнгать җитәкчесе. Ул бала чагында бу музыкаль инструментның яңгырашын ишетүен әле дә хәтерләве турында әйтә. Мәгъсүмҗанов Мари-Төрек районында туып үскән. Татар гөсләләре — керәшен татарларының музыка коралы ди ул. 2016 елда ул Татарстандагы бер авылдан борынгы гөслә табып алып кайта һәм шуңа карап үзенең беренче гөсләсен ясый.

"Ул чакта мин үзлегемнән, ялгыша-ялгыша өйрәндем, гөсләнең аерым кисәкләрен бер-беренә ничек ябыштырырга белмичә шөрепләр белән беркетә идем", ди Мәгъсүмҗанов.

Өч ел эчендә ул инде егермедән артык татар гөсләсе ясаган. Аның ансамблендә хәзер барысы да ул ясаган гөсләләрдә уйный.

Гөсләләр ясаучы Гәрәй Мәкъсүмҗанов үз музыка коралларын күрсәтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:24 0:00

Татарстаннан да аңа гөслә сорап мөрәҗәгать итәләр, Балтачы, Арча һәм Саба районы гөсләчеләре ул ясаган музыка коралларында уйный. Күптән түгел Бурятия татар милли мәдәни мохтарияте дә гөслә сораган.

"Татар гөсләләре аша мари гөсләләре белән дә кызыксына башладым" ди Гәрәй Мәгъсүмҗанов. Мари гөсләләре татарныкыннан матуррак күренә, аларның кыллары да күбрәк. Аермалык шунда ук күренсен өчен оста аларны милли орнаментлар белән бизәргә булган.

Мари гөсләсе
Мари гөсләсе

Ул инде барлыгы ун мари гөсләсе ясаган. Башта ул аларны үз өендә ясаса, хәзер татар мәдәнияте йортында гөслә остаханәсе барлыкка килгән.

Николай Смирнов Гәрәй ясаган гөсләләр әле вакыт сынавын узмаган ди. Смирнов Мари Илендә мари гөсләләре ясарлык осталарның инде булмавын әйтә. Музыка кораллары вакыт узу белән бозыла ди ул. Төп проблемнарның берсе — агач өслекнең кыллар тартып каеруга түзә алмыйча, вакыт узу белән ярылуы. Смирнов элегрәк үзе дә гөсләләр ясап караган булган. Заманында тыелган бу музыка коралын республиканың милли бренды итеп теркәү аның популярлыгын торгызырга ярдәм итәр дип өметләнә ул.

XS
SM
MD
LG