Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туфан Миңнуллин җыены милли драматургия проблемнарын күтәрде


Пьесаларны уку
Пьесаларны уку

6-7 июльдә Биектау районы Кече Битаман авылында Туфан Миңнуллин исемендәге II Бөтенрусия драматурглар семинары уза.

Чараның оештыручысы - Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов. Быелгы җыенда Татарстан, Башкортстан, Мари Иле, Удмуртиядән 30-дан артык вәкил килде. Мари иленнән драматург Ипполит Лобанов, Удмуртия язучылар берлеге рәисе Петр Захаров, Башкортстаннан Халисә Мөдәррисова, Флүр Галимов катнашты. Татарстаннан язучылар Батулла, Борис Вайнер, Мансур Гыйләҗев, Әхәт Гаффар, Зиннур Хөснияр, Раушан Шәриф, Салават Юзеев, Илсөяр Ихсанова һәм башкалар килде.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Алар Туфан Миңнуллинның җәйге йортында булды, истәлекләрен бүлеште. Туфан укуларына 15 пьеса тәкъдим ителгән иде, аларны авторлары укыды, ахырда театр белгечләре белән фикер алышу булды. Җыенда милли драматургия проблемнары турында да фикер алыштылар.

Флүр Галимов
Флүр Галимов

Башкортстаннан прозаик Флүр Галимов драматургия элекке әһәмиятен югалтты дигән фикердә: "90-нчы елларда драматург Илшат Юмагулов белән бергә эшләдек. Ул Стәрлетамакта язучылар оешмасын җитәкләгән чагында бер төркем язучыга драматургия чирен йоктыра алды. Яшь чак бит, бу юнәлешкә әллә ни җитди карамадык. Чөнки аның хәзер дә, яшерен-батырын түгел, кызыксындыру чарасы юк. Ә бит халык белән турыдан-туры эшли, аңа тәэсир ала торган юнәлеш. Кызганыч, Башкортстанда милли драматургиянең мактанырлыгы юк. Зур драматурглар бакыйлыкка күчте. Нәҗип Асанбай, Ибраһим Абдуллин, Мостай Кәримнәргә алмаш күренми. Бүген драматургиядә эшләгән кешеләр бармак белән генә санарлык.

Ни өчен драматургия үги хәлендә? Беренчедән, әдәбият хәзер халык белән хакимият арасында тормый. Аның урынын дин алды. Икенчедән, режиссерларның да гаебе юк түгел. Мәскәүдә укып кайталар да, үсеп китәргә, матур биография ясарга теләп, классикага, Европа әсәрләренә алыналар. Алар матур биография ясаганда, милли драматургия чират көтеп ята. Минем өч трагедиям бар. “Салават батыр”ны академия театрында укыдым. Туксан процент артистларга ошады, ләкин куелмады. Дөрес, драматургияне үстерергә тырышалар. Әйтик, “Башкорт драматургиясе” дигән семинар үткәрделәр. Җыелыштылар, Мәскәүдән белгечләр дәштеләр, ә нәтиҗәсе булдымы? Кемне куйдылар? Мондый шартларда драматурглар туа да, үсә дә алмый."

Илтани Илялова
Илтани Илялова

Театр тәнкыйтьчесе Илтани Илялова әйтүенчә, хәзерге драматургиянең сыйфаты әллә ни югары түгел: "Драматургиягә бөтенләй катнашы булмаган әсәрләр дә бар. Ни өчендер урыс драматургиясен өлге итеп алырга тырышалар. Әйтик, хатын-кыз язган бер пьесада, заманча урыс драматургиясенә ияреп, сүгенү сүзләре, норматив булмаган лексика кулланыла. Өлкән кеше булганга гына түгел, бу күренешне алай ярамаганга кабул итмим. Җәмгысе 15 пьеса укыдык, ә билгеләп үтәрдәйләре 2-3 кенә. Салават Юзеевның никах турындагы юмор белән язылган пьесасы, Мансур Гыйләҗевнең “Микулай” дигән, авылларның бетүе турындагы моңсу драмасын аерып күрсәтер идем. Фольклорга нигезләнеп язылган берничә әсәр бар иде. Туфан Имаметдинов белән Равил Сабыр Альбер Камюның “Чума” дигән әсәренең инсценировкасын язганнар. Бу – пессимизм, тормышка ышанмау, мәгънәсен тапмау турындагы әсәр. Дөрес, бик актуаль, ләкин кайсы татар театры алыныр икән аңа? Күргәнегезчә, темалар төрле, ләкин сыйфат аксый."

Хәбир Ибраһим
Хәбир Ибраһим

Драматург Хәбир Ибраһим театр өлкәсендә проектлар белән мавыгу да милли драматургиягә ихтыяҗны киметә дип саный: "Милли драматургиягә ихтыяҗ кимегәннән-кими. Миннән дә пьеса сораучы юк, тәрҗемә эшләре сорыйлар. Ә бит безнең татар милләтен кызыксындырган проблемнарны күтәрәсе килә. Үзебезнең җирлекләге вакыйгаларны чыгарасы килә. Милли проблем, тел мәсьәләсе, тарихи вакыйгалар сәхнәгә нишләптер чыга алмый. Һәр төбәкнең риваяте бар, әйтик, үземнең туган ягым Апаста Кыз тавы бар. Аның риваятен сәхнәгә чыгарасым килә.

Режиссерлар бәлкем безне авылдан чыккач, авыл менталилеты белән яза дип уйлыйлардыр. Бу дөрес түгел. Ахыр чиктә театрга бит авылдан чыккан тамашачы йөри. Аңа исә “Дон Жуан” кирәк түгел. Зифа Кадыйрованы сүгәләр, ә бит әсәрләре аншлаг белән бара. Чөнки халык самими әйберләрне сагына. Зифа җаннан чыккан әсәрләр яза. Театрларда исә җансыз спектакльләр күбәйде. “Яңа проект” дип авыз суын корытулар турында әйтмәкче булам. Яңа проектлар уйлап табылсын, лабораторияләр булсын, сүз дә юк. Әмма репертуарда халык йөри торган 5-6 спектакль булырга тиеш. Миңа калса, проектлар белән артык мавыгырга кирәкми. Проект дип кычкыручылар арасында, гадәттә, театрны белмәгән, үз гомерендә бер тапкыр пьеса язмаган кешеләр була. Бу - талант булмаганнан килә. Тарихта исә проектлар түгел, талантлы әсәрләр кала. Без хәзер шулкадәр катлаулы заманда яшибез. Туфан абый җыены күзгә-күз карашып гапләшеп утыру мөмкинлеген бирүе белән генә дә әһәмиятле. Ә инде 15 пьесаның берсе генә булса да сәхнәгә менсә, ул да бик зур эш булыр иде.

XS
SM
MD
LG