Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юнус-Бек Евкуров Русия саклану министры урынбасары итеп билгеләнде


Юнус-Бек Евкуров
Юнус-Бек Евкуров

Русия президенты Владимир Путин Ингушетиянең элекке башлыгы Юнус-Бек Евкуровны саклану министры урынбасары итеп билгеләде.

Юнус-Бек Евкуровка шулай ук генерал-лейтенант исеме бирелгән. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

Юнус-Бек Евкуров - хәрби кеше, Русия каһарманы. 2008 елда Ингушетия башлыгы вазифасына кадәр ул Идел-Урал хәрби бүлгесенең күзләү идарәсе җитәкче урынбасары булды.

Ингушетия җитәкчесе вазифасыннан китүе турында Евкуров 24 июньдә игълан итте. Аның мөддәте 2023 елда гына тәмамланырга тиеш иде. Эштән китү сәбәбе буларак Евкуров республикада хакимият белән һәм җәмгыять арасында бердәмлек булмауны атады.

Ингушетия башлыгы вазифасын вакытлыча Мәхмүт-Али Калиматов башкара. Ул берничә ел Ингушетия прокуроры булды, ә 2015 елдан Росприроднадзорның Самар өлкәсе идәрәсен җитәкләде.

XS
SM
MD
LG