Бер ялгызы яшәүче Сәкинә Шәрәфиеваның 13 эте бар. Үз гаиләсе булмау сәбәпле, этләрен балалары урынына күрә, этләр турында сүз кушканда да аларны "балалар" дип атый.
Бер ел элек Сәкинә ханым белән күршесе Галимҗан Садертдинов һәм авыл җирлеге башлыгы арасында низаг башланган. Эш мәхкәмәгә кадәр барып җиткән. Мәхкәмә Сәкинә ханым ихатасында ул этләр булмаска тиеш дигән карар чыгарган. Адвокат әйтүенчә, Кукмарада этләрне алып урнаштырырдай махсус оешмалар юк, шул сәбәпле карарны үтәр өчен бердәнбер чара булып этләрне хуҗасыз дип танып үтерү генә кала.
"Путинга мөрәҗәгать итү, кораллы армия сорау, этләремне күршедән һәм авыл җирлеге башлыгыннан саклар өчен калган бердәнбер чарадыр", ди Сәкинә Шәрәфиева.
Ул Икенче дөнья һәм Япон сугышлары ветераны булган атасы төзеп калдырган туган нигезендә көн күрә. 1997 елда авылның бер урамында адаштырып калдырылган эт балалап, аналары атып үтерелгәннән соң калган дүрт көчекне кызганып үзенә ала. Ул көчекләр тиз арада үсеп җитә.
Этләр саны 13-кә ничек җитте дигән сорауга Сәкинә ханым урамнан этләр ташымыйм дип җавап бирде: "Үзем дә белмәгән идем, бер урам эте иске өйнең нигезендә балалаган булган. Вакыт узгач чыгып күренә башладылар, аларны берәр ничек алып керермен инде дип йөргәндә, юкка чыктылар, алып китеп бетергәннәрме, үтереп бетергәннәрме – белмим. Идән астына берәү кереп качкан булган, шунсын алып үстердем. Ул кап-кара, зур, токымлы, акыллы булып чыкты. Шул эт көчек вакытында кемдер аның янында тагын эт баласын калдырып китте. Шулай итеп икәү бергә үстеләр алар. Шул кара этемнән тугыз көчек туды, шулай итеп алар 13кә җитте. Бүгенге көндә ата һәм ана этләр аерым тора".
Шәрәфиева әйтүенчә, шул бергә үскән ике этне 2018 елның көзендә, үзе өйдә булмаган чакта үтереп киткәннәр. Кем һәм ни сәбәптән үтергәне билгеле түгел. Сәкинә ханым авыл җирлеге башлыгы һәм күршесе Галимҗан Садертдинов гаепле дип саный.
Кайтуыма ишегалдында берничә зур энә ята, тирә як канга баткан, шул ике этем юкка чыккан
"Мин этләремне беркемгә дә күрсәтмим, аларны беркайчан да урамга чыгармыйм. Узган елның өченче ноябрендә әтиебез үлгәненә 52 ел тулу сәбәпле Түбән Кама районына барырга туры килде. Шул көнне мин юкта ике этемне үтереп киткәннәр. Кичке җиденче яртыларда кайтып килә идем, авыл рәисе, ветеринария станциясе кешеләре, полиция хезмәткәре һәм Родион исемле ветеринария станциясендә эшләп йөрүче аучы юлыма очрады. Ишегалдын йозакка беркайчан да бикләп йөргән булмады. Агач койманы кечкенә эләктергеч белән генә бикләп калдырып китә идем, этләр берничек тә урамга чыга алмый иде. Кайтуыма ишегалдында берничә зур энә ята, тирә як канга баткан, шул ике этем юкка чыккан. Язган шикаятендә күрше Галимҗан, имеш тә аның кызы урамга чыккач, минем этләрем аны куган дигән. Эләктергечне махсус ачып кына этләремне урамга чыгарып була иде, чыккан очракта да алар мине юл буенда көтеп утырганнардыр инде. Галимҗан шунда ук авыл хуҗалыгына, ветеринарга шалтыратып аларны чакырткан дип уйлыйм инде. Миңа этләрнең җәсәдләрен чүплеккә илтеп ташладылар диделәр. Барлык чүплекләрдән эзләдем, таба алмадым. Шундый сагынам үзләрен, шул кадәр акыллы иделәр", дип искә ала үлгән этләрен Сәкинә ханым.
Этләрнең чисталыкта яшәве күренә. Җәен Сәкинә ханым эт асларын үзе чистарта, кышын тору җирләре бозга әйләнмәстән асларына салам җәя. Йорты каршында 1997 елда алып кергән дүрт эте яши. Торган урыннары биек койма белән уратылган, койма ишегенә "Чит кешеләргә керү тыелган" дигән язу эленгән. Калган тугыз эт йорт артындагы бакча янында, шулай ук иминлек чаралары күздә тотылып эшләнгән аерым урында яши. Алга таба этләрнең тору урынын зурайту, бакча мәйданчыгын биек койма белән уратып алу нияте бар ди этләрнең хуҗасы.
13 этне ашатыр өчен пенсия хакы гына җитәме дигән сорауга Сәкинә Шәрәфиева туганнары булышып торуын әйтә. "Минем абыйларым, энеләрем бик күп. Алар гел булышып тора. Этләргә тиешле тору урыннарын төзү өчен материалларны алар алып бирә, әйтик биек коймалар. Туганнарым күпләп мал асрый, миңа гел ит китереп торалар, корбан чалу вакытында бирелгән итнең күплеген әйтеп бетергесез. Ашату ягыннан этләремә бер тапкыр да чи ит биргәнем булмады, гел пешереп бирәм. Этләрем шулкадәр акыллы, асларын чистартырга дип керсәм, себерке булсынмы, башка әйбер булсынмы, миңа булышып китереп торалар", ди ул.
Шәрәфиеваның күршеләре этләрдән бернинди дә зыян юк дип әйтә. Сәхилә Закирова Сәкинә ханым белән 45 ел күршелектә яши, күршесе хакында эшчән, тырыш дигән фикердә.
"Этләрен үзе ашата, үзе эчертә, урыннарын чисталыкта тота. Аның өчен этләре балалары урынына, алар белән көннәрен уздыра ул. Һәрбер кешенең үз шөгыле була бит, менә ул этләре белән көнен үткәрә. Аның этләре урамга чыгып йөрми. Мин күршедә генә яшим, бакчаларыбыз якын урнашкан, мин үзем гел бакчада, алар урамга чыкса, миңа тияр иде. Этләр тота башлаганнан бирле күршеләр белән берниниди ыгы-зыгылар, ачуланышу очраклары булмады", ди Закирова.
"Безнең ишек алды икебезнеке бер диярлек. Әгәр аның этләре урамга чыгып йөрсә, мин биредә тавык та, үрдәк тә, каз да асрый алмас идем”, ди күршесе Хөсәен Закиров. Авылның башка урамнарында яшәүчеләр дә "Без алардан ерак торабыз, этләреннән зыян күргән булмады", ди.
Ике этен билгесез рәвештә үтереп киткәннән соң, Сәкинә ханым авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать итә, ләкин анда аңа аңлатма бирелми. Шуннан соң әлеге хәл тикшерелеп ачыклансын дип Кукмара районы прокуратурасына, Русия җинаять кодексының 245-нче маддә, 2-нче пунктын (ике һәм аннан артык хайванга карата рәхимсез мөгамәлә) нигезендә күршесе Галимҗан Сәдердинов һәм авыл жирлеге башлыгына карата чара күрүләрен сорап гариза яза. Әмма аның гаризасы игътибарсыз кала, полиция бүлекчәсе инспекторы эшне тикшермичә ябып гаризаны полиция архивына жибәрә, Шәрәфиевага бу хакта җавап бирелми.
Берничә айдан Сәкинә ханым полиция бүлекчәсенә барып җавап бирүләрен сорагач кына, аңа җавап хатын тапшыралар, ләкин анда тиешенчә тикшерү эшләре башкарылмаганлыгы күренә. Сәкинә ханым янә район прокуратурасына шикаять яза һәм район прокуроры бу шикаятьне канәгатьләндереп полиция хезмәткәрләренә өстәмә процессуаль эшләр башкарырга кирәклеген белдерә.
"Минем әлеге шикаятькә җавап итеп, җинаять эшен тикшермәс өчен, авыл жирлеге башлыгы үтенече белән, нигә әле ул үз җирендә этләр тота дип прокурор миңа карата тикшерү башлады", дип аңлата үз хәлен Шәрәфиева.
Сәкинә Шәрәфиеваны мәхкәмәдә яклаучы адвокат (исемен язмауны сорады) сүзләренчә бүгенге көндә Кукмара районында этләрне тотар өчен махсус оешмалар юк, шул сәбәпле мәхкәмә чыгарган карарны үтәү өчен этләрне урамга чыгарып хуҗасыз дип табып аларны ату чарасы гына кала.
"Кукмара район мәхкәмәсе Шәрәфиева гаризасындагы Русиянең сивиль кодексына, "Хайваннарны җаваплы асрау турында" 498-нче федераль канунга нигезләнгән дәлилләрен исәпкә алмыйча, күбесенчә Татарстан кануннарына нигезләнеп, коммерция эше алып бармавын исәпкә алмыйча, аның йорт этләре тотуын "приют" дип табып, аңа этләр тотуны тыярга дип карар чыгара. Татарстан югары мәхкәмәсе дә бу карарны гамәлдә калдыра, Шәрәфиеваның апелляция шикаятен канәгатьләндерми. Ләкин мәхкәмә бу эшне прокурор файдасына караган. Шәрәфиеваның этләре Русия сивиль кодексының 137-нче маддәсе нигезендә аның милке булып санала, алар хуҗасыз этләр түгел, милекне Русия сивиль кодексынын 241-нче маддәсе нигезендә генә (милекне тиешенчә тотмау, прививка ясамау) мәхкәмә аркылы сатып алу турында гариза кертеп кенә тартып алып була. Ә прорурор ул турыда мәхкәмәгә гариза кертмәгән. Русия административ кодексының 10.6-нчы маддәсендә хайваннарга прививка ясамаган өчен 500 сум штраф җәзасы карала.
Хуҗасыз урам этләре дип, авыл җирлеге башлыгы күрсәтмәсе белән аучылар аларны атып үтерергә тиеш булачак
Хәзер әлеге мәхкәмә карары үтәлергә тиеш. Ләкин этләр приютын тыю дигәнне ничек аңларга? Бүгенге көндә Кукмара районында этләрне һуманлы рәвештә тотып, аларны йоклатып яисә үтермичә башкача алып китеп һуманлы рәвештә яшәтүче оешмалар юк. Мәхкәмә карарын үтәр өчен, тәфтишләр (пристав) аучылар белән килеп этләрне урамга чыгарып жибәрергә, алар урамга чыгуга, хуҗасыз урам этләре дип, авыл җирлеге башлыгы күрсәтмәсе белән аучылар аларны атып үтерергә тиеш булачак. Бу мәхкәмә карарын үтәүнең бүтән вариантлары Кукмара районында юк", дип сөйләде Азатлыкка адвокат.
Күршеләр арасында этләргә каршы булган бердәнбер күрше әлеге авылга ике ел чамасы элек кайтып урнашкан. Бу низаг турында Галимҗан Садертдинов фикерен дә белештек.
– Галимҗан әфәнде, Сәкинә ханым белән сезнең арада низаг бар дип беләбез. Ул нидән башланып китте?
– Ноябрь аенда кызым урамга чыккач аның этләре кызыма ташланды, бала өйгә кереп качарга өлгерде ул вакытта. Узган елның җәендә эте безнең як бакчабызга кереп көне буе йөгереп йөрде, куркудан чыгып эш эшли дә алмадык.
– Уртак тел, компромисс юлын ничек табып була, сезнеңчә?
– Компромисс була алмый ул этләре белән. Ул мине урамда күргәч тә тыныч кына үтеп китә алмый, этләремне үтердең дип талаша башлый. Ул көнне мин беренче булып, этләрен алсын дип абыйсына шалтыраттым. Ул телефонын алмагач, авыл җирлеге башлыгына шалтыраттым. Алар этләрне нишләткәннәрен күрмәдем.
– Сез үзегез шалтыратып хәбәр иткәнсе. Авыл җирлеге башлыгы, ветеринар килгәч урамга чыгып сөйләшеп нәрсә эшләячәкләре белән кызыксынмадыгызмы? Күзәтмәдегезме?
– Юк, юк. Анда инде ахшам вакыты узган иде, мин төнлә чыгып йөрмим. Ноябрь аенда караңгы тиз төшә бит.
– Күршегез белән алга таба да яшәргә бит, ничек тә булса компромисс юлын табарга җыенмыйсызмы? Этләрне тотып атып үтерү дә җинаятькә тиң бит.
– Мин атсыннар дип әйтмим. Бакчаның өске ягында еракта этләренә дип яңа бина салдырган ул. Менә бәлки шунда алып китеп этләрен шунда тотса, бакча тирәсен биек койма белән тулаем уратып алса, безгә тавышлары да ишетелмәсә, күзгә дә күренмәсә, бәлки шул очракта компромисс табылыр. Ә калганын теләсә нишләсен.