Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сәләт" форумы: Мөхәммәтшиннән Путинга мәдхия һәм татар мохитен эзләүче Финляндия татары


"Сәләт" форумы: Мөхәммәтшиннән Путинга мәдхия һәм татар мохитен эзләүче Финляндия татары
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:16 0:00

Чит ил татарлары "Сәләт" форумында дәресләрнең урысча баруына зарланды. Ә кунакка килгән Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәлкешләр алдында Путинга мәдхия укыды.

4-9 июль Биләрдә SELET BILER FORUM җыены узды. Анда Русиядән һәм чит илләрдән барлыгы 3 мең ярым кеше җыелды. Шуларның 1,5 меңе – "Сәләт"нең төрле аланнарыннан җыелган сәлкешләр (сәләтле кешеләр) иде.

Быел "Сәләт" оешуга 25 ел. Соңгы елларда аңа дәүләт зур ярдәм күрсәтә. Әлеге проектны Татарстан президенты да хуплап тора. Биләр инфраструктурасының яңартылуына шактый акча кертелгән. Быел беренче тапкыр кайнар су бирелгән, душ оештырылган, бәдрәф яңартылган.

"Чатырда бик җылы. Менә шушындый капчыкларга төренеп йоклыйбыз. Суык булмады. "Сәләт" миңа нәрсәсе белән ошый? Монда һәр кеше үзенең мөмкинлеген күрсәтә ала”, дип уртаклашты Разил Сабиров.

Аланда ял итү чыгымнарының бер өлешен ата-аналар күтәрә. Әйтик, Биләрдә урнашкан "Биләр каласы" аланына эләгү өчен бер балага 15 мең сум түләргә кирәк. Лаеш районындагы "Йолдызлы" базасында урнашкан "Раушан" аланына 11 мең сум. Ә районнарда исә 4 мең сум гына. Анда чыгымнарның бер өлешен җирле хакимият күтәрә икән. Ел әйләнәсендә 6 аланда барлыгы 18 мең кеше була.

Мөхәммәтшиннән Путинга мәдхия

8 июльдә форумга кунакка килгән Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәлкешләрнең хәле, зары, ризыклары турында кызыксынды. Шул ук вакытта Русия президенты Владимир Путинга мәдхия укырга да вакыт тапты.

Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашу
Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашу

“Илкүләм проектлар турында сөйләшәсезме? Сез бик бәхетле кешеләр. Русия президенты илкүләм проектлар булдыру тәкъдиме белән чыкты. Мондый әйбер совет чорында да, аннан соң да булмады. Бер триллион сумга! Башкортстан, Татарстан, Чуашстанда – барлык төбәкләрдә дә. Сезнең ярдәм белән ул акчага халыкның яшәү дәрәҗәсен күтәрергә туры киләчәк", дип Мөхәммәтшин Русия хакименә урысча мәдхия укыды. Ләкин бу фикергә сәлкешләр берничек тә җавап бирмәде.

Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуда катнашучылар
Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуда катнашучылар

Мөхәммәтшин сәлкешләр белән очрашуда ике телдә – татарча да, урысча да сөйләште, чит илләрдән килгән татарлар парламент башлыгын яртылаш кына аңласа да.

Арада тел мәсьәләсе турында борчылучы сәлкешләр дә бар иде. Беренче итеп соравын Финляндиядән килгән Ильяс Кадыйр бирде.

"Татарстанда татар теле дәресләрен киметтеләр. Финляндиядә аны саклыйбыз. Без анда аз. Монда үстерергә кирәкме, әллә сакларгамы?" дип сорады Кадыйр.

"Федераль үзәк кануннар кабул итте. Татар телен мәктәпләрдә киметү ягын күрсәттеләр. Без үзебездә аерым програм әзерлибез. Беренче президентыбыз Миңтимер Шәймиев өч телне өйрәнә торган мәктәпләр төзү проекты белән чыкты. Бездә ике дәүләт теле. Урыс телле кешеләргә дә татарча сөйләшү, аңлашу өчен мөмкинлек тудырырга кирәк. Алайса, ике татар трамвайда сөйләшеп барганда урыс яисә башка милләт кешесе, татарча аңламаса, шикләнеп бара. Әллә безгә каршы чыгалармы дип. Шул максаттан яңа мәктәпләр төзелә", дип җавап бирде Мөхәммәтшин.

"Сәләт"тә күп дәресләр урысча бара"

"Ни өчен татар теле турында сорау бирдем? Татар - ул минем милләтем. Бу җирдә телем калуын телим. Чөнки дөньяда бик күп телләр үлә. Ул хакта сөйләмиләр генә. Татар телендә күбрәк сөйләшсәк, ул монда сакланып калачак", дип аңлатты Ильяс Кадыйр Азатлыкка.

Ильяс Кадыйр
Ильяс Кадыйр

Ильяс Кадыйрга 16 яшь. "Сәләт"тә әле беренче тапкыр икән. Татар теле турында борчылуы урынсыз түгел. Аның сүзләренчә, “Сәләт”тә күп кенә дәресләр урыс телендә бара.

"Бик күп кешеләр белән дуслаштым. Шулай да урысча сөйләүләре мине борчый. Мин кино дәресенә бардым. Чөнки ул татар телендә иде. Күп дәресләр урыс телендә бара. Урысча аңламыйм. Ə мин татар мохитендә яшәргә килдем", ди Ильяс Кадыйр.

"Сыйфаты бераз төште"

"Сәләт" инфраструктурасына, яңа програмнарга зур акчалар кертелә. Соңгы елларда офыклары шактый киңәйде. Чехия, Австралия, Канада кебек илләрдә аланнар оештырыла. "Сәләт" хәрәкәтенә хәзер дәүләт ярдәм күрсәтә, беренче елларында исә ул гап-гади энтузиастлар эше була. Аның беренче җыены 1994 елда Арчада уза. Ул вакытта аланда 65 кеше җыйганнар.

1995 елда "Сәләт"кә остаз буларак кушылган мантыйк укытучысы Рәдис Кәбиров вакыт үтү һәм "Сәләт"нең офыклары киңәю белән беррәттән балаларның белем дәрәҗәсе бераз төште дип саный.

Рәдис Кәбиров
Рәдис Кәбиров

"Беренче биш елда бер генә алан бар иде. Бөтен республика, бөтен Русия буйлап җыелдылар. Сан ягыннан кечкенә булса да, балалар төгәл сайлап алынган иде. Бик көчле балалар килде. Таләп – татар теле һәм математика олимпиадалары күрсәткечләре 5нче урыннан да ким булырга тиеш түгел иде. Татарча сөйләшүләре, компьютер белән эшли белүләре шарт булды. 20 ел эчендә "Сәләт" нык үсте, Татарстан, Русия чигеннән чыкты. Сыйфат бәлки бераз төшкәндер. Мондый зур күләм булганда бөтенесе дә бер дәрәҗәдә була алмый. Ләкин бу сәләтле балаларны бергә җыю мөмкинлеген тудыра. Чөнки Татарстан һәм Русиядә сәләтле балалар 60-70 кенә түгел бит", диде Радис Кәбиров Азатлыкка.

"Сәләт" үзгәрми, без үзгәрәбез"

Шушы чирек гасыр эчендә "Сәләт" аша 100 меңләп кеше узган диләр. Күп кенә парлар монда танышып гаилә дә корган. Музыкант, перформансчы Ислам Вәлиев белән аның тормыш иптәше Лилия дә "Сәләт"тән чыккан кешеләр. Биләр форумына алар бер яшьлек Милли исемле кызлары белән килгән.

Ислам, Лилия һәм Милли Вәлиевләр
Ислам, Лилия һәм Милли Вәлиевләр

"Күп еллар эшлибез. Без сәлкеш, әйдәман булган кешеләр. Беренче тапкыр 2006 елда килдем. Ул вакытта Биләрдә бер генә чатыр иде. Инфраструктура яхшырды, үсте, сыйфаты үзгәрде. Ләкин мин элек "Сәләт" башка төрле иде дип әйтә алмыйм. Мин үзем ул вакытта башка кеше идем. Хәзер үскәч башкача кабул итәм", ди Ислам Вәлиев.

"Безнең бик күп дусларыбыз "Сәләт"тән. Монда бер-берсен очратып гаилә коручылар бар. Безнең гаилә ул өч кешелек кенә түгел, ул безнең бөтен дусларыбыз" ди Лилия Вәлиева.

Биләрдә быел "Сәләт"нең барлыгы алты форумы уза. 21-25 июнь көннәрендә SOFT SKILLS BILER FORUM һәм 27-30 июнь ARTS BILER FORUM узды. Шушы көннәрдә төп ңыен - SELET BILER FORUM узды. Алда тагын IT BILER FORUM (16-21 июль), LEADERS BILER FORUM (25-29 июль) һәм МШТ BILER FORUM (1-5 август) булачак.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG