Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан су спорты дөнья беренчелеген уздыруга гариза бирә


Казанда 2015 елда узган су спорты дөнья чемпионаты
Казанда 2015 елда узган су спорты дөнья чемпионаты

21 июльдә Казан су спорты дөнья беренчелеген уздыру өчен үз гаризасын тәкъдим итәчәк. Казанның көндәшләре булып Мельбурн, Будапешт һәм Белград шәһәрләре булырга мөмкин.

Көньяк Кореяның Кванджу шәһәрендә Казан су спорты дөнья чемпионатын уздыру өчен үз гаризасын тәкъдим итәчәк. Бу шәһәрдә хәзерге вакытта су спорты беренчелеге бара.

РИА Новости язуынча, Казан гаризасын 21 июльдә тәкъдим итәчәк. Бу көнне алдагы елларда чемпионатны кабул итүче шәһәрләр исемлеге игълан ителәчәк. Мельбурн, Будапешт һәм Белград Казанның көндәшләре булырга мөмкин.

Казан су спорты дөнья чемпионатын 2015 елда кабул итте һәм беренчелекне 2025 яки 2027 елда кабул итәргә әзер икәнлеген белдерде. 2021 елда су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты Япониянең Фукуока, ә 2023 елда Катарның Доха шәһәрләрендә узачак.

Моңарчы медиа Казанның Европа уеннарын үткәрүгә гариза бирмәгәнен хәбәр иткән иде. Казанның бәйгедә катнашу теләге булса да, хакимият чарада катнашудан баш тартырга булган. Моның төп сәбәбе булып медиа федераль спорт министрлыгында Казанга теләктәшлек кимүне атаган.

XS
SM
MD
LG