Башкорт публицисты, журналисты һәм активисты Айрат Дилмөхәммәтов Башкортстан югары мәхкәмәсендә сак астында тоту карарын шикаять иткән иде. Әмма югары мәхкәмә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе карарын үзгәртмәде, Дилмөхәммәтов сак астында 6 сентябрьгә кадәр калачак дип хәбәр итә ПроУфу.
Активистны җинаять кодексының берничә маддәсе нигезендә, шул исәптән Русиянең бөтенлеген бозуга юнәлгән гамәлләр кылырга чакыруда гаеплиләр.
Мәхкәмә утырышында Дилмөхәммәтов "бернинди дә террорчылыкка чакыру булмады, элегрәк тә мин болай гына өч ел утырып чыктым", дип белдергән. "Русия конституциясенә ярашлы, мин ачыктан-ачык сәяси көрәш алып бара алам", ди ул.
Активист фикеренчә, аңа карата җинаять эше "сәясәткә корылып" ачылган. Ул шулай ук үзенең карт әнисе һәм балигъ булмаган улы барлыгын исәпкә алуны сорады. Дилмөхәммәтов адвокатлары аны йорт сагына күчерүне сорады, әмма мәхкәмә китерелгән фактлар моңа җитәрлек нигез булып тора алмый дип санаган.
Моннан тыш, мәхкәмә барышында Киров районы мәкхмәсе техник хата җибәрүе ачыкланган. Мәхкәмә документларында активист 200нче маддә (экстремистик гамәлләр кылуга өндәү) нигезендә дип түгел, ә 208нче маддә (кораллы төркем булдыру яки шундый төркемдә катнашу) маддәсе нигезендә гаепләнә дип язылган. Әлеге маддә 10 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота. Дилмөхәммәтовның туганнары бу җәзаны кырыслатыр өчен махсус эшләнгән дип саный. Алар зур тәҗрибәле хөкемдарның шундый хата җибәрүенә гаҗәпләнә.
Айрат Дилмөхәммәтов көзгә кадәр тикшерү изоляторында тотылачак. Былтыр ул республика башлыгы вазифасы өчен көрәшергә теләвен белдергән иде. Ул үзен Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров мәнфәгатьләрендә эзәрлеклиләр дип саный.
Дилмөхәммәтовны 14 мартта тоткарладылар. Аның фатирында тентү дә булды. Соңрак Уфаның Киров районы мәхкәмәсе аны сак астына алу карары чыгарды. Активистны Русиянең бөтенлеген бозуга юнәлгән гамәлләр кылырга чакыруда (Җинаять кодексының 280.1 маддәсе) гаеплиләр. Дилмөхәммәтов интернетта сепаратизмга чакыручы видео таратуда шикләнелә.
"Мемориал" хокук яклау оешмасы күптән түгел Айрат Дилмөхәммәтовны сәяси тоткын дип таныды.
Активистны "Яблоко" фиркасенең Башкортстан бүлекчәсе, "Азат Идел-Урал" хәрәкәте, "Чуулһн - ойрат-калмык халкы җыены" башкарма комитеты яклап чыкты.
Айрат Дилмөхәммәтовның әнисе Агиләш Дилмөхәммәтова улын азат итүне сорап, Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров һәм ФСБга видеомөрәҗәгать белән чыкты.
Апрельдә активистка 280нче (экстремистик гамәлләр кылуга өндәү) һәм 205.2 (террорчылык гамәлләре кылуга өндәү, матбугат чараларында, шул исәптән интернетта террорчылыкны аклау яки пропагандалау) маддәләре нигезендә яңа җинаять эшләре ачылганы билгеле булды.
"Террорчылык" маддәсе нигезендә Дилмөхәммәтовны былтыр ноябрьдә Уфада хөкем ителгән "Хизб ут-Тәхрир" әгъзаларын яклап чыгыш ясавы өчен гаеплиләр.
280-нче "экстремистик" маддә былтыр Баймакта җирле халыкның Кавказдан килгән эшчеләр белән низагыннан соң әйтелгән сүзләр өчен кулланыла. Узган атнада "Баймак эше" нигезендә ФСБга шаһитлар буларак, башкорт активистлары Фаил Алчынов, Руслан Габбасов, Эльмир Мөхәммәтҗанов, Рәмилә Сәетова һәм журналист Рамил Рәхмәтов та чакырылган иде.