Accessibility links

Төркиянең Казандагы баш консулы вазифасыннан китә


Әхмәт Садыйк Доган
Әхмәт Садыйк Доган

Бу хакта Әхмәт Садыйк Доган Төркия-Татарстан сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләренә кагылышлы матбугат конференциясендә белдерде.

11 июльдә Казанда оештырылган Төркия-Татарстан сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләренә кагылышлы матбугат конференциясендә Төркиянең Казандагы баш консулы Әхмәт Садыйк Доган үз вазифасыннан китүен белдерде. Сәбәпләрен ул артык ачыкламады. Ул өч атна эчендә Әнкарага кайтып тышкы эшләр министрлыгындагы яңа вазифасында эшли башлаячак.

Әхмәт Доган Казан һәм Татарстанның Төркия өчен бик зур әһәмияткә ия булуы турында сөйләде, ике республиканың тарихи һәм мәдәни яктан якын булулары бу әһәмиятне тагын да арттыра диде. Баш консул Казанда вазифа башкарган вакытта үзен бигрәк тә мәгариф, мәдәният, сәнгать өлкәләрендә эшләү югары дәрәҗәдә куелган дип соклануын белдерде.

Әхмәт Доган Азатлыкка Казан баш консуллыгы вазифасына кемнең киләчәгенең билгеле булуын, әмма әлегә яңа консулның Русия хакимиятләрендәге документ эшләренең тәмамланып җитмәве сәбәпле аның исемен әйтә алмавын белдерде.

Доган шулай ук Казанда Төркиянең мәдәният үзәге ачылмавы Татарстаннан тормый, дип җиткерде. Азатлыкның соравына җавап биреп, ул Казанда Юныс Әмрә мәдәният үзәген ачу Русия белән Төркиянең үзара мәдәният килешүенә бәйле диде.

Төркиянең Баш консулы Әхмәт Садыйк Доган 2018 елның гыйнварында Казандагы вазыйфасына керешкән иде. Доган Төркия тышкы эшләр министрлыгында 1997 елдан бирле эшли, ә Казанга килгәнче 2014 елдан Болгарстандагы Төркия илчелегенең киңәшчесе һәм соңрак беренче киңәшчесе булган.

XS
SM
MD
LG