Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык Төркиянең Казандагы яңа баш консулы Әхмәт Садык Доган белән әңгәмә корды. Бу вазифада быелның гыйнварында эшли башлаган Доган әфәнде Татарстан, Казан, татарларга карата беренче фикерләрен, киләчәккә планнарын әйтеп, хәзердән үк татар телен өйрәнә башлавын да җиткерде.

– ​Әхмәт әфәнде, сезнең Татарстанга килүегезгә әзме-күпме вакыт узды, нинди хисләр, нәрсә ошады, нәрсә киресенчә ошамады?

– Мин монда үземә ошамаган нәрсә булды дип берни дә әйтә алмыйм. Әлегә кадәр уздырган танышуларымнан, очрашуларымнан мин барысыннан да канәгать. Татарстан халкы бик кунакчыл, без монда үзебезне өебездә кебек хис итәбез. Чөнки безнең мәдәниятебез, телебез бер үк, ризыкларыбыз бер-беренә бик охшаш.

Алдагы көннәрдә дә Татарстан халкы белән мөнәсәбәтләрдә һәм мондагы төрек диаспорасы, ватандашларыбыз белән уртак проектларыбызны тормышка ашырачакбыз, төрле чаралар оештырачакбыз.

Әхмәт Садык Доган: "Татар телен өйрәнә башладым"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:34 0:00

– ​Шулай да Татарстанга килгәч игътибарыгызны нәрсә җәлеп итте?

– Минем иң игътибарымны әлбәттә Татарстан халкының дусларча мөнәсәбәте, мәдәни яктан бер-беребезгә охшашлыгыбыз җәлеп итте. Моны Истанбулдан Казанга күченгән вакытта тагын да яхшырак сиздем. Очкычка утырганда әйберләребез бик күп иде. Кулларыбызда ике бала да булгач, бу әйберләрне ничек кенә Казанга алып барып җиткерербез дип борчылдык. Безнең хәлне күреп алган Казанга очырга җыенган татар апалары шундук безгә ярдәм итәргә ашыкты. Менә шул мизгелдә мин дус, кардәш булуыбызны, мәдәниятебез һәм гореф-гадәтләребез бер үк булган илгә баруыбызны тагын бер кат аңладым.

– ​Әхмәт әфәнде, монда килгәнче Казанның элекке баш консулы Турхан Дилмач белән күрештегезме? Ул Казаннан киткәндә сезгә нинди дә булса теләкләрен, тәкъдимнәрен әйтмәдеме?

Мин хәзерге вакытта татар телен өйрәнә башладым. Мәктәптә укучы улым да татар телен өйрәнә

– Безнең вазифада даимилек беренче урында. Дипломатиядә һәм консуллык эшендә без шушы рәвештә эшлибез. Үзебездән алда эшләгәннәр белән киңәшләшәбез. Турхан Дилмач белән әлбәттә очраштык. Ул миңа кадәр Төркия белән Татарстан республикасы арасында дуслык элемтәләренең ныгытылуы өчен бик күп әһәмиятле эшләр башкарган. Татарча да өйрәнгән. Киткән чакта миңа да татарчаны өйрән дип киңәш итте. Мин хәзерге вакытта татар телен өйрәнә башладым. Мәктәптә укучы улым да татар телен өйрәнә. Бик тиздән татар кардәшләребез белән татар телендә сөйләшә башлармын дип уйлыйм һәм бу мине бик сөендерәчәк.

– ​Төркия белән Русия арасындагы низаг сәбәпле, Татарстан-Төркия арасындагы проектлар хәйран зыян күрде. Икътисади элемтәләр инде әкренләп аякка баса, ә менә мәдәният, белем бирү өлкәсендәге элемтәләр әле тулысынча торгызылмады. Бу өлкәдә алга таба ниләр эшләргә уйлыйсыз?

– Төркиянең Татарстан республикасы белән алып барган төрле өлкәләрдәге хезмәттәшлеге, Төркия белән Русия арасындагы мөнәсәбәтләрне баеткан, тирәнәйткән һәм ныгыткан элемент булып тора. Шушы яктан чыгып караганда Татарстан җитәкчелегенең һәм бу җитәкчелекнең лидерлык аңлаешының киләчәккә юнәлгән булуыннан без бик канәгать.

Аеруча Төркия белән Русия арасында соңгы вакытта бик әһәмиятле очрашулар уздырыла. Быелның 10-12 март көннәрендә Төркия тышкы эшләр министры Мәүлит Чавушоглу Мәскәүгә сәфәр кылды. Тышкы эшләр министрлары дәрәҗәсендә җыелышлар уздырылды. Әлеге сәфәр барышында Мәскәүдә Юныс Әмре үзәге ачылды. Боларның һәрберсе уңай алгарышлар.

Русия белән энергетика өлкәсендә хезмәттәшлегебез дәвам итә. Мәдәният һәм социаль өлкәләрдә дә Төркия белән Русия арасында һәм әлбәттә төрек һәм татар халыклары арасында элемтәләр яхшыра.

Киләсе көннәрдә Казанда һәм Татарстанның башка шәһәрләрендә мәдәният өлкәсенә караган күп кенә чараларыбыз көтелә. 2019 ел Төркия белән Русия арасында мәдәният һәм туризм елы дип игълан ителде. Ике илдә дә бу уңайдан төрле чаралар уздырырга планлыйбыз.

– ​Мәскәүдә Юныс Әмре институты ачылды дип әйттегез, ә Казанда Юныс Әмре институты кайчан ачылачак?

Казанда Юныс Әмре институтының бер филиалы булуын без дә бик телибез

– Әлбәттә Казанда Юныс Әмре институтының бер филиалы булуын без дә бик телибез. (Казанда Юныс Әмре үзәге эше Русия-Төркия низагы вакытында туктатылган иде - ред.) Татарстан халкы белән үзгә платформада мәдәниятебезне, төрек мәдәниятен таныта алачак берәр уңайлы урынга ихтияҗыбыз бар. Бу уңайдан эшчәнлек алып барырга телибез, алдагы чорда әлеге темада сөйләшүләребез булачак.

– ​Хәзерге вакытта Татарстан белән ТЮРКСОЙ арасында элемтәләр өзелгән. Аны яңадан торгызу күзалланамы?

– Моңа бары тик Татарстан ягыннан гына чыгып карамаска кирәк. Без Төркия буларак Русия халыклары белән төрле платформаларда хезмәттәшлек итәргә, чаралар оештырырга телибез. Шуңа күрә киртәләр турында телгә аласым килми. Электән булган потенциалны кабаттан хәрәкәтләндерергә телибез.

– ​Казанга килер алдыннан татарлар, Казан, Татарстан турында ни дә булса белә идегезме?

Без үскәндә татар зыялыларының эшчәнлеклере турында китаплар укып үстек

– Мин Татарстанга эшләргә килгәнче Болгарстанда эшли идем. Хәзер шаярып Болгарстаннан Болгарга килдем дим. Татарстанда вазифа башкару минем өчен горурлык. Без үскәндә татар зыялыларының эшчәнлеклере турында китаплар укып үстек. Бу яктан чыгып караганда әлбәттә Татарстан турында алдан ук мәгълүматыбыз бар иде.

Мин, мәсәлән, хәзер Габдулла Тукай шигырьләрен татарча укырга тырышам. Бездә, әгәр берәр телне өйрәнергә телисең икән, ул телдә шигырь укы, дигән әйтем бар. Шуңа күрә мин шушы формада мәдәни байлыкны тагын да якыннанрак белергә тырышам.

– ​Әхмәт әфәнде сезнең нинди дә булса күңел эшләрегез, хоббиларыгыз бармы?

– Хоббиларым бар әлбәттә. Классик төрек музыкасы белән кызыксынам. Вакыт табып ней музыка коралында уйнарга тырышам. Ней миңа дипломат буларак төрек мәдәниятен таныту өчен мөмкинлек тудыра. Аннан соң спорт белән шөгыльләнергә яратам. Эштән соң буш вакытымны күбесенчә гаиләм белән уздырырга тырышам.

– ​Сез Рөстәм Миңнеханов, Фәрит Мөхәммәтшин белән очраштыгыз, бу очрашудан соң нинди фикерләр, хисләр туды?

– Әйе бу вазифада эшли башлагач башта Татарстан президенты аннан парламент рәисе белән очраштым. Икесе дә мине бик җылы каршы алды. Төркия белән Татарстан арасында икътисади, сәүдә, мәдәни, социаль элемтәләрнең ныгытылуы өчен үзләренен кулларыннан килгән бар нәрсәне эшләргә әзер булуларын җиткерделәр. Халыкларыбыз арасындагы якынлык, тарихыбыз, кардәшлек турында сөйләделәр.

Барлык болар мине баш консул буларак бик канәгать калдырды. Шуны да әйтергә кирәк, Миңнеханов та, Мөхәммәтшин дә киләчәкне күрә алучан, лидерлык аңлаешлары белән киләчәккә юнәлгән хезмәттәшлек хакында өмет бирүче, ышаныч тудыручы дәүләт җитәкчеләре.

– ​Төркия бизнесының "Алабуга" махсус икътисади зонасындагы зур инвестицияләреннән тыш Татарстанга үтеп керергә теләгән башка проектлары да бармы?

Алабугада берәр логистик үзәгебез булуын да теләр идек

– Төркия эшмәкәрләренең "Алабуга" махсус икътисади зонасында бик зур инвестицияләре бар. Анда төрекләрнең 4-5 корылмадагы инвестициялары гына да бер миллиардтан артык. Әмма моннан тыш эшмәкәрләребез, инвесторларыбыз өчен монда берәр логистик үзәгебезнең булуын да теләр идек. Мондый үзәк аларның Русиядә җитештергән тауарларын транспортлауны тәэмин итә алачак.

– ​Сез Мөхәммәтшин белән очрашуда баш консул буларак Татарстан, Казандагы төрек диаспорасына игътибар итәчәгегезне әйттегез. Бу игътибар нинди формада булачак?

– Татарстан, Казанда күп санда төрекләр яши. Төркия баш консулының төп вазифасы – үз ватандашларының тормышы белән якыннан кызыксыну, алар белән бергәләп Төркияне таныту.

Безнең монда теркәлгән бер иҗтимагый оешмабыз бар. Шушы оешмабыз белән бергәләп алга таба мәдәниятебезне таныта торган эшчәнлекләр алып барачакбыз.

Әйтик, быелның 5 апрелендә баш консуллыгыбызда бер рәсем күргәзмәсе ачачакбыз. 23 апрельдә Төркиянең Милли мөстәкыйльлек һәм балалар бәйрәмен дә баш консуллыгыбызда балалар белән бергә билгеләп үтәчәкбез.

Төрек мәдәниятен, төрек фольклорын, төрек ризыкларын таныту өчен, мәдәниятебезнең төрле якларын күрсәтү, ике яклы элемтәләребезне баету максатыннан эшчәнлекләребез дәвам итәчәк.

* * *

Белешмә. Төркиянең Казандагы 11нче баш консулы Әхмәт Садык Доган 1974 елда Төркиянең Ыспарта шәһәрендә туган һәм шунда урта мәктәпне тәмамлаган. Истанбулның Мәрмәрә университетының халыкара мөнәсәбәтләр факультетында югары белем алган. 1997 елда Төркия тышкы эшләр министрлыгында эшли башлаган. Төрле дипломатик хезмәтләр башкарганнан соң 2018 ел башында Төркиянең Казандагы баш консулы вазифасына билгеләнгән.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG