Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәнҗал хатыннан соң мәдәният министры кырымтатар театры хезмәткәрләре белән очрашты


Кырымтатар музыкаль-драма академия театры афишалары
Кырымтатар музыкаль-драма академия театры афишалары

12 июль Кырым мәдәният министры Вера Новосельская, Кырымтатар музыкаль-драма академия театры актерлар һәм җитәкчелек белән очрашкан, ләкин аңа куелган сорауларга конкрет җавап бирмәгән.

Театрның бу очрашуда катнашкан, исемен әйтергә теләмәгән бер актеры "Театрның сәнгать җитәкчесе Эльдар Джелиловка килгәндә, министр Вера Новосельская ул вазифасын башкара алмады, ул вазифага килгәч театрда тотрыклылык бетте дип гаепләмәкче булды, ләкин бернинди конкрет дәлиль, мисал йә саннар китерә алмады. "Эльдарны театрда калдырасызмы?", дигән сорауга министр "әгәр дә ул театрның эчке эшләренә тыкшынмаса", дигән сүз ычкындырды", диде.

Костюмнарга, яңа спектакльләргә субсидияләр кая китә дигән сорауларга министр "аларны планга узган елның август аенда кертергә кирәк иде, без бәлки бу ел башка театрлардан алып сезгә өстәрбез", дип котылган.

Узган ел нәкъ шушы вакытта театрда бу елдагы кебек театр мөдире Билял Билялов җәнҗал белән вазифасыннан алынган иде. 20-ләп актер театрга ясалган бу һөҗүмгә риза булмыйча аның белән эштән китте. Шул вакытта мәдәният министрлыгы яңа җитәкчеләрне, алар арасында Эльдар Джелиловны да билгеләгән иде, ләкин субсидияләр мәсьәләсенә игътибар итмәгән булса кирәк. Бу кемнең гаебе дигән сорау ачык кала.

Шул вакыттан башлап эшкә керешкән Джелилов шактый хезмәт куеп труппаны яңадан торгызды, театр 2019 елгы планга кертелгән 9 спектакльдән 6-сын инде куйган. Ел ахырына кәдәр план үтәләчәге көтелә иде, ләкин мәдәният министры Вера Новосельская Джелилов чакыртып сәнгать җитәкчесе вазифасыннан үз теләге белән китүе турында гариза язарга кушкан. Джелилов моңа риза булмагач министрлык театрда яңа вазифалар булдырып сәнгать җитәкчесе вазифасын бетергән.

Джелиловның театрның эчке эшенә тыкшынуы турындагы министр сүзләре нәрсә аңлата дигән сорауга бер өлкән актер: "ул актерларның хокукларын яклап, аларның эш хаклары түбән булуга ризасызлык белдереп, ул тәкъдим иткән, җитәкче буларак имзалаган түләүләрнең нигә киметелүе турында кызыксынып җитәкчелекнең ачуын китергән булса кирәк. Эльдар ике җитәкченең берсе булса да, аңа түләүләр белән бәйле фәрманнарны күрсәтми башлаганнар, министрлык режиссер вазифасына үзе тәкъдим иткән кешеләрне алуны сораганы хакында сөйләде", диде. "Миңа бер җитәкче кирәк" дигән сүзләрне дә ычкындырган бу очрашуда министр.

Эльдар Джелилов белән август аенда тәмамланачак эш килешүе мөддәте озатылачакмы, юкмы билгеле түгел, ләкин министрлык, театрдагы эш урыннары тулы булса да, яңа актерлар кабул итү өчен июль аена кастинг игълан иткәне мәгълүм. "Узган елда театрдан 20-ләп актер киткән кебек, бу юлы да шулай булмасмы дип, министрлык һәр ихтималга каршы алдан кастинг уздырачак була. Алар театрыбызның эшен ике елдан бирле шундый вазгыяькә куйдылар, инде ничә елдан бирле театрда эшләмәгән кешене баш режиссер итеп кабул иттеләр", диде театрның бер актеры.

Министр белән очрашу театрның 30-га якын хезмәткәре язган хатка җавап буларак узды. Хатның язылуына театрның сәнгать җитәкчесе Эльдар Джелилов белән август аенда тәмамланачак эш килешүе мөддәтен озайтмау, бу вазифаның бетерелүе һәм гомумән Джелиловны актер буларак та театрда калдырмаячаклары соңгы этәргеч булган иде.Актерлар килеп чыккан вазгыять турында аннексияләнгән Кырымның Мәскәүдән куелган башлыгы Сергей Аксенов карамагындагы Кырымтатар халкы шурасына, Русия думасы депутаты Руслан Бальбекка язган хатларга да җавап көтә.

XS
SM
MD
LG