Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кол Шәрифтә нәрсә җитми?


Кол Шәриф мәчете

Кол Шәриф мәчетенә туристлар кертелергә тиешме? Шул хакта тарихчы Наил Гарипов комментары.

Татарстан республикасында беренче санлы булган Кол-Шәриф мәчетендә намаз вакытында туристлар кереп рәхәтләнеп мәчетне фотога төшереп, балконнан барысын да карап йөри. Мин бу хакта социаль челтәрдә язгач төрле фикерләр яңгырады. Укучыларның бер өлеше моның бернинди дә начарлыгы юк дип саный. Ягъни киресенчә, еш кына террорчылык белән бәйләп күрсәтелгән ислам дине турында уңай караш кына тудырачак дип саный.

Мин исә бу вакытта үземне музей экспонаты итеп тоям һәм шуңа бу хакта язарга булдым. "Крокодил" Данди" дигән фильмны искә төшердем. Анда Уолк-эбаут-Крикта (Австралия) яшәгән "Крокодил" кушаматлы Мик Дж. Данди җирле аборигеннар белән крокодилларга ау чыгуны күрсәтеп акча эшли. Башка эш булмаганда әлбәттә ул аңлашыла һәм елмаюдан башка хис уятмый. Әмма кешеләрнең диндарлыгын күрсәтү бөтенләй башка нәрсә. Әгәр моны кешеләр үз ихтыярлары белән күрсәтсә, анысы аларның үз эше. Әмма аларны моңа мәҗбүр итәләр икән, бу инде һич тә әхлакый нәрсә түгел. Шуңа мин бу мәсьәләне күтәрергә булдым.

Шәригатьне алганда, мин бу очракта Хәнәфи мәзһәбен истә тотып әйтәм, мәчеткә күбрәк ирләр йөри. Хатын-кызлар килә ала, әмма ул бигрәк тә яшь һәм кияүдә булмаган кызлар өчен уңай гамәл буларак бәяләнми. Бу хакта ХХ гасыр башы татар галиме Әхмәтһади Максудиның “Гыйбадәте исламия” хезмәтендә языла. Чикләү әхлакый як белән генә түгел, ә хатын-кызның физиологик үзенчәлекләренә дә бәйле. Билгеле бер көннәрдә хатын-кызга намаз уку һәм Коръәнгә кагылу, шулай ук мәчеткә килү тыела.

Мәчетне туристлар җәлеп итү өчен сәүдә урынына әйләндерә алмыйбыз

Мөселман булмаганнарга мәчеткә керергә рөхсәт биреп, без үз кануннарыбызны үтәмибез һәм үз чиратында гыйбадәт урыны буларак мәчеткә хөрмәтсезлек күрсәтәбез булып чыга. Бу туристларга гына түгел, ә мәчет хезмәткәрләренә дә кагыла. Билгеле булганча, бүгенге көндә мәчетләрдә төрле эшне башкаручы күп хатын-кыз эшли. Тагын бер якны алганда, ул мәчеттә сәүдә итү, ягъни гыйбадәт йортын намаз укудан тыш башка максатта куллану, Шәригать кузлегеннән караганда, шулай ук уңай бәяләнми. Мәчеттә сәүдәне тыю турында хәтта Мөхәммәт пәйгамбәрнең хәдисе дә бар. Шул сәбәпле без, Шәригать күзлегеннән карап, мәчетне туристлар җәлеп итү өчен сәүдә урынына әйләндерә алмыйбыз. Нәрсә белән сәүдә итү мөһим түгел, беренче чиратта мәчетнең төп вазифасы – Аллаһка гыйбадәт кылу урыны булуы.

Ә ислам турында уңай фикер булдыру өчен берни кирәкми. Мөселман булу алай җиңел түгел. Күп әйбердән тыелырга туры килә. Шуңа күрә Коръәндә болай дип әйтелгән: "Аллаһ һәркемгә дә мәрхәмәтле булмас, кайберәүләрнең йөрәкләре ябулы булыр һәм аларның бу мәрхәмәтне алырга мөмкинлеге булмас".

Әлеге мәчеттә урнашкан Ислам музеендә Казан ханлыгы, ул чордагы тарихи шәхесләр турында да берни белә алмыйлар

Туристлар мәсьәләсе һәм татар халкының төп мәчетенә мөнәсәбәт канун яссылыгында гына түгел, тарихи һәм милли үзаң яссылыгында да каралырга тиеш. Кол Шәриф мәчете 1552 елның 12 октябрендә Явыз Иванның Казанны басып алуы вакытында каланы яклап сугышта һәлак булган олуг шәех Кол Шәриф хөрмәтенә төзелгән. Кол Шәриф үз шәкертләре белән мәчетне саклап сугышканда үлгән. Кол Шәриф Мөхәммәт пәйгамбәр нәселенә карый. Ул Казан ханлыгының рухи башлыгы була. Бу хакта Казанны басып алуны тасвирлаган урыс телле Казан елъязмасында язылган. Ә менә Кол Шәриф мәчетендә бу тарихи шәхескә бәйле бернинди экспозиция дә юк. Мәчет исеме һәм бер рәсемнән кала без бу мәчет тарихы турында бернинди мәгълүмат бирмибез. Әлеге мәчеттә урнашкан Ислам музеендә Казан ханлыгы, ул чордагы тарихи шәхесләр турында да берни белә алмыйлар. Бу музейда безгә нәрсә сөйлиләр соң? Анда безгә бары ислам һәм исламның гомумән нинди булуы турында гына сөйлиләр. Дини булмаган кешеләргә моны белү мөһимдер дә бәлки. Әмма мәктәп програмындагы нәрсәләргә экскурсия уздыру кирәк микән. Ул турыда интернетта да мәгълүмат җитәрлек. Ә менә халыкка, бигрәк тә яшьләргә халкыбыз мәдәниятен белү җитми.

1552 елда басып алынган халкыбызга беренче чиратта үз тарихыбызны белү мөһим. Ни өчен? Аңлатам. Бүген татар милли хәрәкәтенең бер өлеше татар халкы үсеше концепциясе өчен борчыла. Бу өлкәдә төрле бәхәсләр дә туды һәм аңа Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да кушылды. Ул концепциядә ислам һәм дини факторның җитәрлек булмавына борчылу белдерә. Ул хаклы. Татар үсешенең яңа концепциясендә ислам факторы төп урынны алырга тиеш. Нигә? Сәбәбе бик гади. Мең ел буе татар мәдәнияте мөселман идеологиясе белән сугарылып формалашкан. Бу фольклордан башлап тормыш-көнкүрешкә кадәр һәркайда чагыла.

Татар зыялыларына татар мәдәниятен мәҗүсилек белән бәйләп карауны туктатырга чакырган Вәлиулла Ягъкуб та шул турыда язган иде. Мәҗүсилек белән бәйләп каралган күп кенә нәрсәләр чынлыкта суфичылык белән бәйле. Шуңа күрә без барыннан да бигрәк тарихыбызны төптән тикшерергә кирәк. Без барыннан да бигрәк ислам дине белемнәрен тараткан халык һәм бу – безнең тарихи миссиябез һәм безгә үз идеологиябезне шуңа нигезләнеп корырга кирәк.

Татарлар шәһитләрне искә алу өчен кирмән дивары янына махсус килә торган булган

Мәчет мәсьәләсенә килгәндә, шәһәрне саклап шәһит киткәннәрне искә алу турында да сүз кузгатасым килә. Октябрь инкыйлабына кадәр татарлар шәһитләрне искә алу өчен кирмән дивары янына махсус килә торган булган. Кирмән эченә аларны кертмәгәннәр. Алар кирмән дивары анына тезелеп утырып изге Коръәнне укыган, биредә һәлак булган мөселманнарны искә алган. Шәһәрнең яулап алынуы халык хәтерендә өлешчә генә сакланып калган. Мәчет-мәдрәсәләр тулысынча таланып яндырылган. Язма документлар сакланып калмаган. Барлык тарихи эпизодларны халык үз хәтереннән генә туплап торгызган. Ул чорда төрле риватьләр һәм мифлар да туган.

Сөембикә ханбикәнең манарадан сикерүе турында риваять тә шулай туган. Чөнки халык хан мәчетенең кайда булганлыгын әле хәтерләгән һәм, манараның мәчет нигезендә корылуы сәбәпле, аны манара белән бәйләгән. Ахыр чиктә шундый риваять туган. Гәрчә, билгеле булганча, Сөембикә калган гомерен Касыйм ханлыгы башкаласы Касыймда уздырган булса да. Касыймда исә Сөембикәнеке дип фаразланган кабер генә бар. Шулай да халык үзен яклаучыларны шул кадәр каһарман итеп күргән ки, бу коточкыч бәрелештә кемнең дә булса исән калганлына һич ышанасы килмәгән. Әмма исән калучылар була һәм алар Иске татар бистәсендә яшәүчеләрнең күпчелеген тәшкил итә. Алар тарихи тамырларын онытмый һәм үз ватаннары һәм диннәре өчен көрәшне дәвам итә.

Кол Шәриф мәчете безнең хәтер һәм яңарыш урыны булып тора

Дингә килгәндә, күп кенә символларның халык өчен изге булуын истә тотарга кирәк. Православлар өчен “Казан иконасы” мөһим булса, мөселманнар өчен Кол Шәриф мәчете безнең хәтер һәм яңарыш урыны булып тора. Шуңа күрә татарлар нәкъ менә шушы мәчетне сакларга һәм анда тулып торырга һәм беренче чиратта үз догалары белән тутырырга тиеш. Нәкъ менә биредә ислам музее түгел, ә Кол Шәриф музее булдырырга тиеш. Казан ханлыгындагы ислам музеен булдыру беренче чиратта башкарылырга тиешле һәм иң мөһим эш. Үзебезне, мәдәниятебезне, тарихыбызны, халкыбызны һәм телебезне хөрмәт итә башларга кирәк. Бу Аллаһы Тәгаләнең безгә юллаган рәхиме һәм бүләге. Без үз милләтебезне сайлап алмадык.

Ә әлегә безнең татар яшьләренең бер өлеше псевдосәләфиләр, читтән килгән вәсвәсә тәэсире астында кала һәм үз тарихына төкереп карый, борынгы ата-бабаларын мөселман дип танымый. Ә моның нәтиҗәсен бер генә булачак, әрвахлар бездән канәгать булмаячак, димәк Аллаһ Тәгалә дә безгә карата рәхимлке булмаячак. Ватанны сайлап алмыйлар. Ватанны һәм милләтне безгә Аллаһ тәгалә амәнәнт итеп тапшыра һәм без сакларга тиеш.

Наил Гарипов
тарих фәннәре кандидаты, "Иман" ислам мәдәнияте үзәге җитәкчесе

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләр (9)

XS
SM
MD
LG