Accessibility links

Кайнар хәбәр

"База": Голуновка җинаять эшен ачу турында йөкләмәне ФСБның югары түрәсе биргән


"Медуза" журналисты Иван Голуновка карата ялган җинаять эшен полиция ФСБ югары хезмәткәре кушуы белән ачкан. Бу хакта полициядә эшләүче исемен әйтмәгән хезмәткәргә сылтама белән "База" басмасы яза.

Басма чыганаклары әйтүенчә, журналист Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү шәһәрендәге баш идарәсе җитәкчесенә ФСБ хезмәткәренең шәхси мөрәҗәгате нигезендә тоткарланган. Бер кешенең "койрыгын кысу" кирәклеге әйтелгән. Голуновның барлык шәхси мәгълүматы, аерым алганда теркәлү һәм яшәү адреслары бирелгән.

Полициядә югары вазифада эшләүче хезмәткәр Мәскәүнең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе җитәкчесе Юрий Девяткинга мөрәҗәгать иткән, әмма ул вакыты булмауга сылтап, бу эштә катнашудан баш тарткан. Шуннан соң бу йомышны Мәскәүнең Көнбатыш административ бүлгесенең эчке эшләр идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Щиров үтәргә ризалашкан һәм бу бойрыкны хезмәткәтләренә җиткергән.

Басма чыганаклары белдерүенчә, Голуновка заказ аны тоткарлауга кадәр бер көн алда килгән. Журналистлар әйтүенчә, бу полиция хезмәткәренең Голунов күршеләре белән 30 майда ук сөйләшкән һәм шул ук көнне Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе аның фатирын тентүгә рөхсәт биргән дигән мәгълүматка каршы килә.

Иван Голунов 6 июнь тоткарланды һәм аңа күп күләмдә наркотиклар сатарга җыенуда гаепләү белдерелде. Мәхкәмә журналистны ике айга йорт сагына җибәрде. Голунов билгесез матдәле ике пакетны рюкзагына ташлаулары турында сөйләде һәм кыйнауларга зарланды.

"Медуза" журналистын яклап Русиянең төрле шәһәрләрендә, шул исәптән Казан һәм Уфада да пикетлар узды.

11 июнь көнне Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев журналистның гаебе дәлилләнмәүне әйтеп, аңа карата җинаять җаваплылыгы туктатылуын әйтте. Кайбер полиция хезмәткәрләре эшеннән алынды.

Журналист һәм редакция тоткарлауны Мәскәү ФСБ башлыгының мәетләрне җирләү бизнесы турында әзерләнүче язма белән бәйләделәр. Әлеге миллионнарча керем китерә торган бизнесны Мәскәүнең ФСБ идарәсе башлыгы Алексей Дорофеев һәм аның ярдәмчесе Марат Медоевка якын кешеләр тота диелде. Дорофеев һәм Медоев бу эш нигезендә бернинди аңлатма бирмәде.

XS
SM
MD
LG