Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иван Голунов эше нигезендә 4 полиция хезмәткәре вазифасыннан азат ителгән


Мәскәү көнбатыш административ бүлгесенең Эчке эшләр идарәсенең дүрт хезмәткәре "Медуза" журналисты Иван Голунов эшенә бәйле вазифасыннан азат ителгән. Моның хакта Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.

Әлеге карар тикшерүдән соң кабул ителгән диелә. Эшләреннән азат ителгән полиция хезмәткәрләренең исемнәре һәм вазифалары аталмый.

Baza басмасы хәбәр итүенчә, хезмәткәрләрне эштән азат итү Голуновка тиешле вакытта туганнары һәм адвокаты белән аралашырга мөмкинлек бирмәүгә бәйле. Моннан тыш басма Эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте вәкиленең дә эштән азат ителүен язды, әлеге хезмәткәр Голунов фатирында табылган наркотикларның ялган фотосурәтләрен урнаштыру өчен җаваплы булган.

Моннан тыш Baza эштән азат ителгән полиция хезмәткәрләренең Эчке эшләр министрлыгын мәхкәмәгә бирергә җыенуын яза.

Иван Голунов 6 июнь тоткарланды һәм аңа күп күләмдә наркотиклар сатарга җыенуда гаепләү белдерелде. Мәхкәмә журналистны ике айга йорт сагына җибәрде. Голунов билгесез матдәле ике пакетны рюкзагына ташлаулары турында сөйләде һәм кыйнауларга зарланды.

"Медуза" журналистын яклап Русиянең төрле шәһәрләрендә, шул исәптән Казан һәм Уфада да пикетлар узды.

11 июнь көнне Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев журналистның гаебе дәлилләнмәүне әйтеп, аңа карата җинаять җаваплылыгы туктатылуын әйтте.

XS
SM
MD
LG