Полиция хәбәр итүенчә, 10лап кеше бинаның икенче катында үле килеш табылган. 40ка якын кеше зыян күргән, алар арасында ут төртүдә шикләнелгән ир-ат та бар.
Шикләнелгән ир-атка 41 яшь булуы хәбәр ителә. Аның шәхесе һәм максатлары турында әлегә хәбәр ителми.
Янгын җирле вакыт белән 10:30да башланган (Казан вакыты белән 4:30). Вакыйга шаһитләре берничә шартлау ишеткәнен, шуннан соң бинадан кара төтен чыгуын әйтә.
Kyoto Animation студиясе сериаллар һәм тулыметражлы аниме фильмнарын чыгара. Аның эшләре арасында "Кланнад", "Харухи Судзуми меланхолиясе", "Канон", "K-On!", "Вайолет Эвергарден" кебек проектлар бар.