Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар матбугатының әбүнәчеләре тагын кимеде


2019 елның икенче яртыеллыгына кырымтатар телендә чыккан матбугатның әбүнәчеләре кимеде. Мондый вазгыять ел саен кабатланып килә.

Быел да кырымтатар газетлары икенче яртыеллыкта үз әбүнәчеләрен югалтты. Кырымтатар һәм урыс телендә чыгучы “Къырым” газетының әбүнәчеләре саны ел башында булган 4160-тан 3810-гә, кырымтатар телендәге “Яңа Дөнья” газеты 1060-тан 841-гә, урыс телендәге “Голос Крыма” газеты 2960-тан 2500-гә, “Мераба” 91-дән 74-кә төшкән.

Урыс телендә чыгучы “Мераба” газетын Мәскәүдән куелган аннексион хакимият 2015 елда үз максатлары өчен оештырганы да мәгълүм. Тик аның әбүнәчеләре саны иң яхшы саналган елда 100-120-гә җиткән булса да, бу газетны бер мең тиражлы итеп чыгарып кырымтатарлар арасында, хакимият, җәмәгать оешмаларында бушлай тарату юлга куелган.

Кырымтатар телендә чыгучы газетларның әбүнәчеләре нигә кими дигән сорауга бер кырымтатар газетының исемен әйтмәүне сораган баш мөхәррире моны кырымтатар теленең аяныч хәле белән бәйләде.

Кырымтатар басмаларын укучыларның күбесе урыс телендә укырга күнеккән, рус телендә фикер итә, сөйләшә

“Матбугатыбызның тиражлары төшүнең берничә сәбәбе бар. Беренчедән, тирә якны миллионлаган урыс телле аудиториясе булган матбугат басып алган. Милли телдә чыккан берничә басмабыз, теләсә дә, аларга көндәш була алмас. Икенчедән, ул беренчесеннән килеп чыга, кырымтатар басмаларын укучыларның күбесе урыс телендә укырга күнеккән, урыс телендә фикер итә, сөйләшә, өлкән буын кырымтатарлар гына туган телендә укый. Өлкән буын исә, безнең укучылар, иң беренче әбүнәчеләребез китеп баралар, аларның урынын алучылар юк, чөнки аларның балалары туган телдә чыккан басмаларны укымый. Халкыбызының туган теленә мондый салкын карашы телебезгә балта чабуга тиң.

Телебезгә мөнәсәбәт үзгәрмәсә, басмаларыбызның да хәле үзгәрмәс

Бүген туган телебездә газет-журналларны чыгарган кешеләр каһарманнар, фидаиләр дияр идем һәм бу күпертү түгел. Минем фикеремчә, безнең басмалар эчтәлеге белән саллы басмалар. Ягъни, бездә булган штатлар, мөмкинлекләребезгә күрә басмаларыбызны кызыклы, файдалы итеп чыгарырга тырышабыз, ләкин моның кадерен белүчеләр аз. Гомумән алганда, телебезгә мөнәсәбәт үзгәрмәсә, басмаларыбызның хәле дә үзгәрмәс”, диде мөхәррир.

Шуны да әйтергә кирәк, әгәр дә бәйсез кырымтатар матбугатының яхшымы-яманмы үз сайтлары өзлекле-өзлексез эшләп торса, дәүләт карамагындагы ике басма “Яңа дөнья” һәм “Йолдыз” сайтлары шулай да булдырылмый кала, бу хакта тик җыелышларда гына сөйләнелә дә онытыла. Бу вазифаны да штатлары инде ике тапкыр киметелгән, юридик статуслары бетерелгән редакцияләргә йөкләмәкче булалар, ләкин сайтны тутырып торган кешегә акча да юк, башка бер кеше дә кабул ителми.

Әбүнәчеләрдән җыелган 1 млн сумнан артык акчадан да редакцияләргә бер тиен аерылмый, мөхәррирләрнең дә мондый вәкаләтләре кырыс рәвәштә 2016 елда бетерелде. Шулай итеп әбүнәчеләрне түплау мотивациясен дә бетерүләрен беркайчан бернинди матбугатка кагылышы булмаган түрәләр аңламыйлар.

Төрле чыгышларында, телевидениедә алар дәүләт карамагындагы ике басманы финанслыйбыз дисәләр дә, бу басмалар һаман Русия 2014 елда Кырымны аннексияләгәнгә кадәр, ягъни Украина заманыннан калган компьютерларда эшли, кемгәдер өстәмә эш өчен түләүгә дә, ирекле язуга да мөмкинлек калдырылмады. Дәүләт карамагындагы кырымтатар, ягъни “дәүләт” телендә чыккан ике басманың бүген бөтен яктан иң аяныч хәлдә булуын аларның әбүнәчеләре ике тапкыр кимегәне дә күрсәтеп тора.

XS
SM
MD
LG