Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда дәүләт проектларын финанслауны 7,4 млрд сумга арттырдылар


Татарстанда милли дәүләт проектларын финанслауга якындагы 3 елда 52,1 млрд сум бүленеп биреләчәк. Алар арасында 34,1 млрд сум федераль бюджеттан бүленсә, 18 млрд сум – республика бюджетыннан бүленәчәк.

Шул рәвешле, милли дәүләт проектларын финанлау эше 7,4 млрд сумга арттырылачак, дип белдерде Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев. Моның хакта "Бизнес Online" яза.

Министр сүзләренчә, өстәмә финанслар "Демография" һәм "Сәламәтлек саклау" проектларына тотылачак. "Өстәмә финанслау безгә татарстаннарның социаль муллыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк", ди Габделганиев.

Татарстан бюджетыннан дәүләт проектларын тормышка ашыруга өстәмә 2,4 млрд сум бүленәчәк. Аерым алганда 1,3 млрд сум – "Балалар туган гаиләләргә финанс ярдәм", 260 млн сум – "Беренче медицина ярдәм системын үстерү", 114,7 млн сум – "Медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү", 105,9 млн сум – "Өлкән буын" төбәк проектын ашыруга тотылачак.

Татарстан 49 федераль проектта катнаша. Бүгенге көндә республика федераль үзәк белән төбәк проектларын тормышка ашыруга 43 килешү һәм субсидияләр алуга 37 килешү имзалаган.

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG