Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәяси репрессия корбаннарына "һәйкәл" куеп тоткарланган активист Европа мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте


Сәяси репрессия корбаннарына "һәйкәл" урнаштырганы өчнг гыйнвар аенда 8 көнгә кулга алыган Чаллы активисты Кәрим Ямадаев Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Моның хакта "Апология протеста" юридик хезмәте башлыгы Алексей Глухов белдерде.

Шикаятьтә Кәрим Ямадеев эшендә Русия хакимиятләре Европа кеше хокуклары конвенциясенең берничә маддәсен бозган дип әйтелә. Аерым алганда, гадел мәхкәмә эшен гарантияләгән 6 маддә, канун нигезендә җәзалау дигән 7 маддә, үз фикереңне ирекле белдерү хакын биргән 10 маддә бозылган, диелә шикаятьтә.

Ямадеев шикаятьтә әйткәнчә, аны кулга алу канун нигезендә башкарылмады, инсталляция хакимият белән килештерүне таләп итмәгән, дип саный ул. Шул ук вакытта, ул инсталляция янында басып тормаган, бары тик басарга планлаштыра иде, шуңа бу пикет буларак бәяләнә алмый, дип саный ул.

Ямадеев фикеренчә, аны тоткарлау тулысы белән сәяси карар булган һәм инсталляциядә "Русия президенты шәхесен кагылу"га бәйле булган.

2019 елның гыйнвар аенда Кәрим Ямадаевны Чаллыда сәяси репрессияләр корбаннары истәлегенә "һәйкәл" куюы өчен сигез тәүлеккә сак астына алганнар иде.

10 март Чаллының тикшерү комитеты янында Русия президенты Владимир Путин кабере итеп ясалган инсталляция урнаштырылды. Әлеге чараны оештыруда шикләнелүче активист Кәрим Ямадаев тоткарланды.

XS
SM
MD
LG