Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Үч алучылар" фильмы тарихта иң күп акча җыйган фильмга әйләнде


Ун ел дәвамында бу урынны Джеймс Кэмеронның "Аватар" фильмы тота иде.

"Үч алучылар: Финал" фильмы дөнья буйлап 2,79 миллиард доллар акча җыеп, тарихта иң күп акча җыйган фильм булган. Моның турында Box Office Mojo мәгълүматында әйтелә.

10 ел дәвамында беренче урында Джеймс Кэмеронның "Аватар" фильмы тора иде. Хәзерге вакытта бу фильм 2,789 миллиард доллар күрсәткече белән икенче урынга күчте.

"Үч алучылар: Финал" фильмының "Аватар"ны узуы хакында 21 июль көнендә Comic-Con фестивалендә Marvel Studios башлыгы Кевин Файги да әйткән иде.

Box Office Mojo мәгълүматына күрә, тарихта иң күп акча җыйган фильмнар исемлегендә беренче биш урында "Үч алучылар: Финал" (2019), "Аватар" (2009), "Титаник" (1997), "Йолдызлар сугышы: Көч уянуы" (2015) һәм "Үч алучылар: Чиксезлек сугышы" (2018) фильмнары тора.

"Үч алучылар: Финал" блокбастеры 2019 елның апрелендә күрсәтелә башлады һәм күпсанлы рекордлар куйды. Фильм Marvel комикслары нигезендә төшерелгән, аны Disney ширкәтенә кергән Marvel Studios студиясе төшергән. Интернет кулланучылары фильмга татарча субтитр ясап элгән.

XS
SM
MD
LG