Көньяк Корея берләшкән хәрби штабы мәгълүматы буенча, хәрби очкычларның берсе Корея һава киңлегенә 23 июль иртәсендә Токто утраулары тирәсендә ике тапкыр кергән. Моңа җавап булып Көньяк Корея һава көчләре үз хәрби очкычларын һавага күтәргән. Алар Русия очкычын чиккә кадәр озаткан, берничә тапкыр кисәтү өчен һавага аткан.
Бераздан илнең һава киңлегенә тагын ике Русия һәм ике Кытай хәрби очкычлары кергән дип хәбәр ителә.
Yonhap агентлыгы язганча, бу Русия очкычларның Көньяк Корея һава киңлеген беренче тапкыр бозу очрагы.