Казан кирмәнендә урнашкан Заманча сәнгать күргәзмәсендә август аенда Туфан Имаметдинов җитәкчелегендә "Дәрдемәнд" импровизацион тамашасы күрсәтеләчәк. Аны "Әлиф" иҗат берләшмәсе әзерли.
Иҗат берләшмәсе тараткан мәгълүматта шагыйрь Дәрдемәнднең (чын исеме: Закир Рәмиев) татар әдәбиятында аерым урын тотуы, әсәрләрендә фикернең күпкатламлы булуы ассызыклана. "Бу тамашабыз белән без шагыйрьнең иҗатын тулысы белән кайтару гына түгел, аның татар сәнгатенә яңача карашын дәвам иттерергә, озын гомерле итәргә телибез", ди режиссер Туфан Имаметдинов.
Музыка уен коралларыннан тамашанад скрипка, альт, контрабас импровизациясе яңгыраячак. Шигърият өлеше Рөстәм Яваев җырлавы аша биреләчәк. Биюче Нурбәк Батулла Дәрдемәнд шигъриятенә туры китереп хәрәктәтләр иҗат итәчәк. Тамаша өчен музыканы Эльмир Низамов, хореографияне Марсель Нуриев әзерләячәк.
Имаметдинов җитәкчелегендәге төркем "Әллүки", "Әлиф", "Шамаил" исемле тамашалар әзерләү белән танылган. Актер һәм биюче Нурбәк Батулла "Әлиф" спектаклендәге роле өчен Русия күләмендәге "Алтын битлек" премиясенә лаек булды.