Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасында стадионнарда сыра сатуны кайтарырга тәкъдим иттеләр


ЛДПР фракциясе вәкилләре Игорь Лебедев белән Дмитрий Свищев стадионнарда сыраны сатарга рөхсәт биргән канун өлгесен тәкъдим иттеләр. Узган ел әлеге тәкъдим белән Татарстан президенты чыккан иде.

Канун өлгесенә ярашлы сыраны сату һәм эчү бары тик стадионнарда эшли торган кафе-рестораннарда мөмкин булачак. Балалар һәм яшьләр чараларында сыраны сату элеккечә тыелачак.

Канун өлгесе авторлары халыкара практика һәм Русиядә футбол дөнья беренчелеген үткәрү тәҗрибәсенә сылтый. Алар сыра сатуны барлык диярлек Европа илләре стандионнарында сатылуын әйтә.

2018 елның июлендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия президенты Владимир Путинга стадионнарда сыра сатуны кире кайтару турында уйлап карарга тәкъдим иткән. Миңнеханов бу тәкъдимне "православ туганнарны" кайгыртып ясавын әйткән. "Әгәр бу турыда инде мөселманнар да сорый икән, уйлап карарбыз" дигән иде ул вакытта Владимир Путин.

Соңрак Миңнехановның сыра сатуны кире кайтару тәкъдимен Русия мөфтиләр шурасы, Русия православ чиркәве һәм ЛДПР башлыгы Владимир Жириновский тәнкыйтьләп чыккан иде.

Русиядә футбол уеннары вакытында сыра сату 2005 елда тыелган. 2017 елда Конфедерацияләр касәсе һәм 2018 елда Дөнья беренчелеге вакытында тыю вакытлыча гамәлдән чыгарылган иде, моның өчен махсус канун төзәтмәләре кертелгән булган.

XS
SM
MD
LG