Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мәхкәмәсе Зәйтүнә Короткова эшен өченче тапкыр полициягә кайтарган


Зәйтүнә Короткова
Зәйтүнә Короткова

24 июль көнне Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе янә Яшел Үзәннең тарихи үзәгендәге "Полукамушки"да яшәүче Короткова эше нигезендә тыңлау оештырмаган. Эш материаллары өченче тапкыр полициягә кайтарылган.

Короткова яклаучысы Сергей Сычев сүзләренчә, район прокуратурасы беркеткән хатта митинг оештыручысы исеме Әлфрид Вәлиев күрсәтелгән. "Ягъни прокуратура җаваплылыкка аны тартырга сорый, ләкин полиция протоколны Коротковага төзи. Нигә икәне аңлашылмый", диде Сычев "Idel.Реалии" хәбәрчесенә.

Беренче тапкыр мәхкәмә Короткова эшен полициягә 16 июль көнне кайтарган. 23 июль дә мәхкәмә эшне караудан баш тарткан иде, моның сәбәбе булып Зәйтүнә Короткованың килмәве атала. Юрист сүзләренчә, аңа мәхкәмә булачагы хәбәр ителмәгән иде.

Зәйтүнә Короткова Яшел Үзәннең "Полукамушки" дигән тарихи урынында 50 ел яшәгән. 2015 елда аңа йортының каза хәлендә икәнен искәртеп киткәннәр, шәһәр хакимияте сүзләренчә, бу карар имеш 2011 елда ук чыгарылган булган. Зәйтүнә ханым торган 35 дүрткел метрлы фатир өчен аңа 380 мең сум акча бирәләр, ләкин ул бәягә Яшел Үзәндә бернинди дә фатир алып булмый, калганына ипотека алырга кушып, йорттан мәҗбүри чыгарга кушалар. Шуннан бирле Короткова мәхкәмә юлларын таптарга мәҗбүр.

Хәзерге вакытта Короткованы 1 майда Казанда митингта ясаган чыгышы турында сөйләшергә прокуратурага чакырганнар. Полиция әлеге чыгыш өчен аңа эш кузгатырга җыена.

XS
SM
MD
LG