Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда банктан акча урлауда шикләнелгән тагын бер кассир тоткарланды


Банкта ревизия ясау вакытында 6,5 миллион сум акча җитмәве ачыкланды.

Полиция 6,5 миллион сум урлауда шикләнелгән Уфадагы банк кассирын тоткарлады. Моның хакта Русия эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.

Акча җитмәве ревизия вакытында ачыкланган. Полиция фикеренчә, 39 яшьлек кассир банктан акчаны ай дәвамында чыгарып барган, ревизия алдыннан исә ул бер миллин сум урлаган. Хатын-кызга карата җинаять эше кузгатылган, аңа 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм булу яный.

Медиа чаралары акчалар "Открытие" банкыннан урланган булган дип яза. "Комсомольской правда" үз чыганакларына сылтанып, кассирда акча тапмаганнар дип язды. Басма кассирның җинаятькә аны дусты этәргән.

Моңарчы Башкортстанның Салават шәһәре баныннан 20 млн сумнан артык акча урлаган хатын тоткарланган булган. Ул гаиләсе белән Казанның Яңа Савин районында арендага алган фатирда торган.

XS
SM
MD
LG