Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тайлар асрап, пенсиядән өлеш чыгарып хаҗга юллама алдым"


Хаҗга китүчеләр
Хаҗга китүчеләр

Быел Татарстаннан барлыгы 36 төркемнән торган 1800 кеше хаҗ гыйбәдәтен үтәр өчен Согуд Гарәбстанына барачак. Аларның иң яшенә 13, иң өлкәненә 86 яшь. Азатлык хәбәрчесе 25 июль кичендә Казаннан кузгалган беренче төркемне озатты һәм икътисади кризис чорында бу сәфәргә ничек әзерләнгәннәрен сорашты.

Татарстаннан хаҗга баручы 49 кешелек беренче төркемне “Казан” Халыкара һава аланыннан хаҗ сәфәренә озаттылар. Төркемдәге булачак хаҗиларның күпчелеге – хатын-кызлар. Хаҗга баручылар арасында 70 яшьлек өлкәннәр дә, яшь егетләр дә күренде.“Дум РТ Хаҗ” операторы аша китәчәк иң яшь булачак хаҗига 13 яшь булса, иң олысына – 86 яшь. Булачак хаҗиларны 36 төркем җитәкчесе, 20 табип озатып барачак.

Булачак хаҗи-хаҗияләр ”ДУМ РТ Хаҗ” операторы аша 159 мең сумлык “Эконом” төркеменнән юллама сатып алган. Кемдер юллама акчасын 10 ел буена туплаган, кайберәүләр мал-туар асрап тапкан акчага хаҗ сәфәренә чыкканы турында сөйләде. Булачак хаҗиларның шактые пенсия акчаларының бер өлешен ай саен юлламаны сатып алуга аерып калдырып барган. 159 мең сумлык “Эконом” хаҗ програмына корбан чалу бәясе кертелмәгән. Сарык чалу теләге булса, андый юлламаның бәясе арта. Иң кыйммәтле юллама "Стандарт” програмы, аның бәясе 260 мең сум тәшкил итә. “Эконом” програм белән баручылар иң элек Казаннан Мәскәүгә, Мәскәүдән Дубайга оча. Ә Дубайдан автобуслар белән Мәккәгә бару каралган.

Азатлык сәфәргә Казаннан очкыч белән киткән беренче төркемне озатырга һава аланына барды.

Казаннан беренче төркем хаҗга китте
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:33 0:00

“74 ел буена җыелган гөнаһларымның кичерелүен сораячакмын”

Буадан изге сәфәргә кузгалган Әлфия Әбделмәновага – 74 яшь. Хаҗга беренче тапкыр бара. Анда бару – күптәнге хыялым дип сөйләде ул Азатлыкка.

Әлфия Әбделмәнова
Әлфия Әбделмәнова

“Хаҗга бару өчен акчаны ун еллап җыйдым. Ашау-эчүне киметмәдем. Пенсиямнең бер өлешен җыеп бардым. Иптәшем ике ел элек вафат булды. Балалар узган елны ук бар дигәннәр иде, яхшысынмадым, иптәшемнең елын үткәрәсем килде. Хаҗда 74 ел эчендә җыелган гөнаһларымның кичерелүен сораячакмын”, дип белдерде ул.

“Хаҗ юлламасын тайлар үстереп алдым”

70 яшьлек Ибраһим Сабитов та хаҗга беренче тапкыр бара. Күптәннән барырга теләсә дә, финанс мәсьәләләре бу сәфәргә чыгуны тоткарлаган.

Ибраһим Сабитов
Ибраһим Сабитов

“Тайлар үстереп саттым. Шуннан тапкан мал хисабына хаҗга барам. Өч тай сатудан һәм пенсиядән җыйган акча “Эконом” юлламасын сатып алырга җитте. Хатын белән ай саен ун мең сумны хаҗга дип аерып бардык. Балалар да ярдәм итте. Юлламаны яңа елга кадәр 159 мең сумга алып калдым, хәзер кыйбатланган диделәр. Ашау-эчүне бер дә кысмадык. Хаҗга ничек баруыбыз мөһим түгел, аның кабул булуы әһәмиятле”, дип әйтте Сабитов.

“Хаҗда безнең халыкка әдәп-әхлак бераз җитеп бетми”

Фәридә Галиуллинага – 70 яшь. Ул – тәҗрибәле хаҗия, бу инде өченче сәфәре. Башта үзем өчен, аннан ирем өчен бардым дип аңлатты ул.

Фәридә Галиуллина
Фәридә Галиуллина

“2007, аннары 2009 елларда барган идем. Ирем мин беренче тапкыр хаҗдан кайткач дөнья куйды. Хәзер ун елдан бирле үзем генә яшим. Шөкер, быел да сәфәргә чыгып китәрлек форсат туды. Соңгы баруымда Кәгъбәтуллада елый-елый өченче тапкыр монда килергә насыйп булсын иде дип сорадым. Бер үзем торсам да, пенсиямнән акча җыя алуыма бик шатланам. Каядыр 3 мең сум, каядыр 4 мең сумны алып куеп тулы сумманы туплый алдым. Бары тик үземнең хәләл акчама гына барам. Беләсезме, гел шунда барасым килеп тора, хәтта шунда калырга да ризамын. Анда башка дөнья, күңелем гел шунда тартылып тора. Изге урыннарда нәфес тә, гайбәт тә, йорт та юк. Гел гамәл-гыйбәдәт кенә бар. Барлык мөселман кешесенә дә бишенче фарызны үтәргә насыйп булсын иде дип телим”, дип теләкләре белән уртаклашты Фәридә Галиуллина.

“Үлсәм кайда да җир бер инде ул, әмма анда үлсәң яхшырак инде”

Арчадан Хәлимә Гайфуллина Хаҗга икенче тапкыр бара. Беренчесен үзем өчен кылган булсам, монысын инде әнием өчен кылам дип аңлатты. Хаҗ юлламасын пенсиядән җыелган һәм җыештыручы булып эшләп алган хезмәт хакына алдым диде ул Азатлыкка.

Хәлимә Гайфуллина
Хәлимә Гайфуллина

“2014 елда хаҗга барганда улым алып барды. Фарыз гамәлен үтәргә кирәк диде. Аннан кайткач еладым, тагын барасым килде. Үзем пенсиядә, җыештыручы булып эшлим, хезмәт хакын юлламага тупладым. Биш ел эчендә туплый алдым. Хаҗым кабул булса гына ярар иде дип телим. Анда вафат булудан курыкмыйм. Хаҗда оҗмахка керүчеләр, бәхетле кешеләр генә вафат була. Үлсәм, кайда да җир бер, әмма анда үлсәң хәерлерәк”, дип фикерләрен җиткерде ул.

“Хаҗга барырга ун елдан бирле хыялландым”

Питрәчтән баручы Наил Вәлиев хаҗга бару нияте белән ун ел дәвамында яши, әмма финанс мәсьәләләре аркасында бу теләген моңарчы тормышка ашыра алмаган.

Наил Вәлиев
Наил Вәлиев

“Башта вакыт эш дип үтте. Аннары пенсиягә чыкккач акча җыя башладым. Өч ел вакыт китте. Авылымда имам булып эшлим. Хатынымның да барасы килде, әмма ике кешегә дә юллама алырлык мөмкинлек юк. Чиратлашып барырга дип уйлаштык. Акча җыйганда ашау-эчүдән кыстык дип әйтә алмыйм. Балалар да, дуслар да булышты. Хаҗга бару ун еллык хыял булгач, бераз дулкынланам”, дип белдерде Вәлиев.

Башка елларда булачак хаҗиларның беренче төркемен озатырга Татарстан мөфтие үзе килә торган булса, быел ул эш сәфәрендә булу сәбәпле, һава аланына аның беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллин килде.

Оештыручылар сүзләренә караганда, быел Татарстанга 1800 кешелек хаҗ квотасы бирелгән. Рамазан аенда барлык юлламалар да сатылып беткән. Тагын барырга теләп юллама сораучылар булган.

Рөстәм Вәлиуллин
Рөстәм Вәлиуллин

"Без квота тышында юллама сораучыларга башка төбәкләрдәге башка тур операторларыннан юллама алыгыз дип әйтә алмыйбыз. Киңәш итү куркыныч. Әле киңәш итмәсәк тә, алдакчы ширкәтләрнең мөштәриләре Татарстан мөфтиятенә килеп ризасызлык белдерәләр. Хаҗ бары тик җитәрлек акчасы булган кешегә генә фарыз. Шуңа күрә ул арзан булмый. Хаҗ кылырга уйлаган кеше моннан хәтта җәяү китсә дә аңа юл бәясе барыбер шушы сумма яисә тагын да кыммәтрәккә төшәчәк", диде Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Азатлыкка.

Татарстаннан булачак хаҗиларның иң зур төркеме Казаннан Согуд Гарәбстанына 2 августта китәчәк. Ул кичне Җиддә шәһәренә 250 кеше оча. Соңгы төркемне исә Казаннан 4 августта изге сәфәргә озатачаклар.

"Хаҗга киткәндә васыятьнамә калдырырга кушалар"

Бу шимбәдә китәчәк Гүзәл Гатина хаҗ юлламасын ”ДУМ РТ Хаҗ” операторы аша түгел, Мәскәүдәге "Умма Тур" ширкәтеннән алган. Сәфәр алдыннан Азатлык аның өендә булып хаҗга ничек әзерләнүен сорашты.

Хаҗга киткәндә васыять калдырырга куштылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:46 0:00

Гүзәл, хаҗ кылырга барырга дигән уй кайчан һәм ничек килде сезгә?

– Мөселманнарга ислам дине кушканча, биш гамәлне үтәү зарур. Хаҗ кылу менә шушы биш багананың берсе. Минем инде күптән хаҗ кылырга теләгем бар иде. Биш еллап элек дип әйтә алам. Хаҗ юлламасы өчен кирәкле акчаны да шул ниятем барлыккка килүгә җыя башладым.

Хаҗ турында киңәш бирүчеләр булдымы?

– Бер дустым хаҗ кылып кайткач аның әйткән сүзе исемдә калды. Хаҗны яшьрәк чакта кылырга кирәк, хаҗ өчен сәламәтлек бик мөһим дигән иде.

Хаҗга бару куркытамы?

– Бик куркам, дөресен әйткәндә.

Нәрсәдән куркасыз?

– Беренчедән, мин Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен шушы сәфәргә чыгам. Әйткәнемчә, ислам диненең биш бурычының берсен үтәргә барам. Икенчедән, мин әниемне алып барам. Әни инде 70-ләр тирәсендә. Җаваплылык үзем өчен генә түгел, әни өчен дә бар. Андагы эсселек һәм адашу мөмкинлеге дә бераз куркыта.

Нигә әниегезне дә алып барырга булдыгыз?

– Минем әни хаҗи оныгы. Аннан, әниемне хаҗга алып бару минем өчен дә савап була бит. Бу теләгемне әнигә әйтеп, аның да рөхсәтен алгач, бергәләп шушы изге сәфәргә чыгарга булдык.

Сезне озата баручылар буладыр инде?

– Әйе, безне тәҗрибәле хезмәткәрләр озата барачак дип әйтелде.

Хаҗга җыенучылар өчен җыелышлар булгандыр, мөгаен, анда иң нык нәрсәгә игътибар итәргә куштылар?

Хаҗда иң беренче чиратта сабыр булырга кирәклекне аңладым

– 13 июльдә барчабызны җыеп сөйләштеләр. Хаҗда иң беренче чиратта сабыр булырга кирәклекне аңладым. Үзеңә, тирә юнеңдәге кешеләргә, табигатькә карата сабырлык кирәк дип әйтелде. Анда безгә шундый итеп аңлаттылар, мин хәтта шул ук көнне хаҗга чыгып китәрдәй булдым.

Ә юлламаны кайсы ширкәттән алдыгыз?

– Мин инде күптән күңелем белән дә, дусларымның киңәшен дә истә тотып, юлламамны "Умма Тур" хаҗ операторыннан алдым.

Ни өчен нәкъ менә шушы хаҗ операторын сайладыгыз?

– Дусларым, белгән кешеләрем бик әзерлекле, тәҗрибәсе зур булган шушы ширкәтне тәкъдим итте. Ул үзе Мәскәүдә теркәлгән, Казанда филиаллары бар. Мин үзем четереклерәк кеше. Сорауларым да күп иде. Хаҗга бәйле нинди генә сораулар бирсәм дә, юллама алган "Умма Тур" белгечләре бүгенгә кадәр бер генә соравымны да җавапсыз калдырмады. Бүгенгә кадәр аларның үз эшләрен оештырулары миңа ошый. Ә менә хаҗдагы оештыру эшләре ничек булыр, минемчә, анда да шушындый төгәллек булыр дип уйлыйм, ансын барып кайткач сөйли алам сезгә, Аллаһ боерса!

Сер булмаса, хаҗ юлламасын ничә сумга алдыгыз һәм бу сәфәрегез ничә көнгә дип исәпләнгән?

– Бер кешегә 265 мең сумга чыкты. Без 25 көнгә дип барабыз. Очкычыбыз Төрек һава юллары ширкәтенеке. Бу шимбә төнендә Казаннан Истанбулга, Истанбулдан Мәдинә шәһәренә очачакбыз, Аллаһ боерса. Аннан Мәккәгә барачакбыз. Кайту юлы Җиддә шәһәреннән очып, шушы шәһәрләр маршруты буенча булачак.

Аның тагын да кыйммәтрәкләре, тагын да арзанраклары бармы?

– "Умма Тур"да һәрбер кешенең төрле ихтыяҗларына карап әзерләнгән юлламалар бар. Аның беренчесе "Эконом"дип атала. Ансы аның Мәскәү аша, автобуслар белән баруга исәпләнгән. Аннан соң "Стандарт" төркеме бар. Анысында бәяләр арзанрак, әмма маршруты үзгәрәк. Өченче булып "Комфорт" бара. Без менә шушы төркемдә инде. Дүртенчесе "Люкс" програмы. Ансы кыскарак, 2 августта китеп 18 августта кайта торган. Ләкин ансы күпкә кыйбатрак.

Хаҗга иң беренче чиратта ниләр алып барасыз?

– Киңәшләрне истә тотып мин үземә дә әниемә дә натураль тукымадан тегелгән күлмәкләр алдым. Хаҗда булып кайтучылар хаҗны уңайлы итеп кылу өчен ачык төстәге, җиңел кием һәм аякка уңайлы аяк киеме кирәк диделәр. Мин аны да алдым. Бу аяк киемен үз янымдагы букчама ук салып куйдым хәтта. Калын гына намазлык алдым, аны, кичләрен салкынча булса, аркага да ябарга була диделәр. Юлда эчәргә су алдым. "Умма Тур"дан хаҗ турында китап бирделәр. Аны алдым. Паспорт, виза, билетлар, акчалар өчен муенга аса торган кечкенә җиңел букча да алдым. Акча буларак долларлар алырга һәм банк карталарын да алырга киңәш иттеләр.

Ашау якларын аңлатканнардыр инде, шулай да хаҗда ашар өчен моннан нәрсә дә булса алып китәсезме?

– Ашау ягы өчен әллә ни кайгырмыйм. Кунакханәдә швед өстәле булачак дип әйттеләр. Шулай да Мина тавында чатыр шәһәрчегендә яшәгәндә кирәк була калса дип, киңәш итүләрен дә истә тотып, үзебез белән сушки, сохари, чикләвек хэм имбирь алам Аллаһ боерса. Аннан соң күп кенә дарулар да алып барам, ни генә булмас юлда булганда.

Татарстанда "ДУМ РТ Хаҗ" хаҗ операторы да бар. Ни өчен аннан гына алырга уйламадыгыз хаҗ юлламасын? Бәяләр аермасы бар идеме, әллә инде "Умма Тур"га күбрәк ышану булдымы? Берәр төп сәбәбе бармы моның?

– Бәлки "ДУМ РТ Хаҗ" мин юллама алган "Умма Тур"га караганда хаҗны яхшырак та оештыра торгандыр. Ансын әйтә алмыйм. Мин, әйткәнемчә, хаҗга барып кайткан якын дусларымның киңәшләрен истә тотып "Умма Тур" аша барырга булдым. Болар яхшы, алар начар, яисә болар начар, алар яхшы дип әйтә алмыйм алдан.

Сез менә Мәскәү ширкәте дип әйттегез, моңа кадәр Мәскәүдә "Тюльпан Тревел" ширкәте аша хаҗга барырга җыенганнар бара алмый калды. Юлламаларында, визаларында соңгы мизгелдә генә проблем чыгып изге сәфәрләрен башкара алмадылар. Шушындый хәлгә тарырмын дип курыкмыйсызмы?

Насыйп түгел икән безгә хаҗ кылырга, нинди генә ышанычлы ширкәт аша юллама алсаң да, бара алмаска мөмкинсең

– Мин хаҗ кылырга җыенучы кеше. Хаҗилар Аллаһы Тәгаләнең кунаклары. Аллаһы Тәгалә әнием белән миңа хаҗ кылырга насыйп иткән икән, барабыз, Аллаһ боерса. Насыйп түгел икән безгә хаҗ кылырга, нинди генә ышанычлы ширкәт аша юллама алсаң да, бара алмаска мөмкинсең. Кайсы хәерле, шул булсын дип әйтер идем.

Хаҗда догалар, теләкләр кабул була дип әйтәләр, хаҗга баручы буларак анда баргач бигрәк тә нинди теләкләр теләргә уйлыйсыз?

– Яшермим, иң беренче чиратта әти-әнием, туганнарым, танышларым, үзем өчен сәламәтлек сорармын. Гөнаһларыбызны гафу итүне, илләребезгә тынычлык булуны сораячакмын. Танышларым да шәхси теләкләрен җиткерделәр. Мөхәммәт пәйгамбәргә сәлам әйтергә куштылар.

Хаҗда вафат була калсам дигән уй килдеме хаҗга җыенган вакытта?

Алай-болай берәр ни була калса, минем өчен кычкырып еламагыз, гел догада булыгыз дидем

– Аллаһы Тәгаләнең язмышыннан беркем дә беркая да китә алмый. Язмышта ни язылган – шул була. Шәхсән үзем турында алай борчылам дип әйтә алмыйм. Әмма әни өчен борчылам. Чөнки әни өчен мин әти алдында да, туганнарым алдында да үземне җаваплырак хис итәм. Әнигә дә, сеңлемә дә әйттем. Алай-болай берәр ни була калса, минем өчен кычкырып еламагыз, гел догада булыгыз дидем. Сеңлем: "апа, еламыйча булмас, еларбыз инде", диде. Хаҗга киткәндә васыятьнамә калдырырга кушалар. Чөнки бу бик җитди сәфәр. Тәкъдирне Аллаһы Тәгаләдән башка беркем дә белми.

Васыять язып калдырдыгызмы?

– Шимбә төнендә, Аллаһ боерса, юлга кузгалабыз. Васыятем әзер һәм киткәндә кайда икәнен якыннарыма әйтеп китәчәкмен.

Сездә хаҗга барып исән-сау әйләнеп кайтсам, шуны эшләр идем дигән фикерләр тумадымы?

– Аллаһы Тәгалә насыйп итеп кабул хаҗлар кылып исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булсын, иң башта. Татарда нәзер әйтү дигән нәрсә бар. Укыганым, ишеткәнем бар, дөрес фикерме, белмим, әмма Аллаһы Тәгалә белән сатулашырга ярамый. Аллаһы Тәгаләнең тәкъдире белән ризалашырга кирәк. Шуңа күрә бу очракта берни әйтә алмыйм. Әмма андый нәзерләр, сүзләр әйтмәдем, Аллаһка тапшырып шушы изге сәфәргә барып, исән-имин кабул хаҗлар кылып кайтырга язсын иде.

XS
SM
MD
LG