Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Миңа хәзер беркая да бармаскамы?"


Уфадан балалары һәм әнисе белән Украинага туганнарына машинада баручы мөслимә Регина Вахитованы Русия чик сакчылары тоткарлаган. Соңрак ФСБ вәкилләре аларга кире Уфага борылып кайтырга кушкан. Сәбәпләрен аңлатмаганнар.

16 июль көнне Регина Вахитова әнисе һәм ике баласы белән ике атнага ялга дип Украинага туганнарына чыгып киткәннәр. Рульдә Вахитова үзе булган. Ләкин килеп җитәргә ун сәгатьләп вакыт калгач аларны Русия чик сакчылары туктаткан.

"Русия чигендә тоткарладылар һәм вакытны сузарга тотындылар. "Ни өчен шулай озак тотасыз?" дигәч, таможня хезмәткәре "Хәзер ФСБ хезмәткәрләре килгәч сезгә аңлатыр", диде. Шуннан ФСБдан дүрт кеше килде. Алар тоткарлау сәбәпләрен әйтмәде, бары: "Нинди максат белән барам, ни өчен Кырымга яки Сочига бармыйм" дигән сораулар бирергә тотындылар. Украинага туганнардан чакыру бар иде. Алардан да шалтыратып сорадылар. Узган елны әни барган иде, бернинди проблем чыкмады.

Бармак эзләре алдылар, наркотик юкмы дип кигән киемнәрне капшадылар, төкерекне алдылар. Гәрчә минем әни белән боларны эшләмәделәр. Бу шулай ук сорау тудыра.

Мин әлбәттә баш тарта ала идем, әмма мондый хәл килеп тугач, шундый борчылдым, башым эшләми башлады, чөнки бүлмәдән балаларым янына чыгармадылар, хәтта бәдрәфкә дә үземне генә җибәрмәделәр - бер хатын-кыз хезмәткәр белән ир кеше озата барды. Үземне җинаятьче кебек хис иттем. "Ярар, без кире борылабыз" дигәнчегә кадәр өркетергә, куркытырга тырыштылар. Хезмәткәрләрнең йә берсе килеп сөйләшә, йә икенчесе. Ярты көн диярлек тоттылар. Балалар янына чыкмакчы идем, алар мине һәрвакыт тоткарлап торды.

Мин алардан ни сәбәпле чик аша чыгармаулары турында документ сорадым. Әлбәттә алар мондый документны бирмәде, чөнки безне Украинага чыгармауга бернинди дә сәбәп юк иде.

"Имеш сезгә Украинадан кире чыгу авыр булачак, хәзер Русия белән Украина арасында мөнәсәбәтләр киеренке булу сәбәпле проблемнар туарга мөмкин, без сезнең өчен борчылабыз" дияргә тотындылар. "Бу бит инде минем проблем", дидем.

Бу очракта минем хокукларым, балаларым хокуклары бозылган дип саныйм. Ике мең чакрым артык юлны узганнан соң шулай борып җибәрү җинаять түгел мени?", ди бу мәсьәләдә кемгә мөрәҗәгать итәргә белмәгән Вахитова.

Шактый юл узылу сәбәпле алар Украинага башка юлдан - Беларус аша барып карарга була. Әмма анда да бер чиктә полиция аларны уздырмый.

Регина Вахитовага чик сакчылары биргән хат
Регина Вахитовага чик сакчылары биргән хат

"Аннан керү җиңелрәк дигәннәр иде. Әмма анда да полиция чиген узганда хәбәр итеп куйганнар ахры. Ул юлда да Русия чик сакчылары туктатты. Минем машина алдына кинодагы кебек шипка куйдылар. Паспортларны таләп иттеләр, машина ачкычларын алдылар. Бер вагонга керттеләр. Минем алга бер полиция хезмәткәре килеп басты, янында кул богауларын болгап икенчесе басып торды. Әни белән балалар тагын машинада калды. Алар минем арттан барырга тырышканын гына тавышларыннан ишетеп калдым. Мин барысын да аңлатуларын таләп иттем.

Соңрак бер ир кеше документ алып килде. Анда Корепанов дигән тикшерүченең Уфада миннән сорау алырга тиешле булуы һәм мине кире кайтару турында язылган иде. Имеш миндә хәзерге вакытта эзләүдә булучы абыем турында ниндидер мәгълүмат булырга мөмкин дип язылган. Әмма ни өчен ул мине хәзер генә сорау алырга чакырырга булган? Сәфәрдән кайтканны көтеп булмый мени? Минем абыем бит инде 2015 елдан бирле эзләүдә. Ике атна көтеп тора алмыйлармы? Мин бит абыемның гамәлләре өчен җавап бирергә тиеш түгел. Ирем хәзер СИЗОда аппеляция көтә ("Мөселман хокуклары өчен" оешмасы җитәкчесе Линар Вахитов "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә хөкем ителде – ред.). Бу бит мине Русиядән читкә чыгармауга сәбәп була алмый.

Минем бернинди бурычларым да, штрафларым да, җинаять эшем дә юк. Шуңа да карамастан кире борып кайтардылар. Гомумән, биш мең чакрымнан артык юл узарга туры килде. Ул бит җиңел юл түгел.

Уфага кайтканнан соң беркем мине беркая чакырмады, бернинди сорау алмады. Чәршәмбе көнне Башкортстанның ФСБ башлыгы кабул итсен дип электрон хат язып җибәрдем. Миңа хәзер беркая да бармаска мени иде? Икенче юлы тагын каядыр барганда шулай чиктән чыгармасалар? Минем бу мәсьәләгә ачыклык кертәсем килә. Шуңа Башкортстанның ФСБ башлыгының мине кабул итүен сорадым.

Руслан Нагиев
Руслан Нагиев

Адвокат Руслан Нәгыев Азатлыкка әйтүенчә, бу очракта Регина Вахитованың хокуклары бозылган һәм ул прокуратурага мөрәҗәгать итәргә тиеш.

"Әгәр ул эзләүдә түгел, яшәгән урыныннан читкә чыкмау турында кәгазь имзаламаган, мәхкәмә приставларының аңа дәгъвалары юк икән, аның хәрәкәтләнүен беркем дә чикли алмый", диде ул.

XS
SM
MD
LG