Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бу гаделсезлеккә дөнья игътибарын җәлеп итү кирәк"


Хөкем ителүчеләрнең хатыннары, аналары, балалары ФСБ бинасы алдында, архив фотосы

Уфада "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнеп хөкем ителгәннәрнең якыннары һәм яклаучылары алар нахакка хөкем ителде дип саный һәм бу гаделсезлеккә дөнья игътибарын җәлеп итәргә чакыра.

30 июль Идел буе бүлгесенең хәрби мәхкәмәсе Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы эшендә катнашуда гаепләнгән 21 мөселманга җинаять карары чыгарды. Алар 5 елдан 24 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителде.

Утырыш Уфаның Орджоникидзе мәхкәмәсе бинасында ябык шартларда узды. 10 кеше террорчыл оешма төзүдә һәм көч белән хакимиятне алу ниятендә, 11 кеше террорчыл оешма эшендә катнашуда гаепле дип табылды. Алар 5 елдан 24 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителде һәм 100 мең сумнан 700 мең сумга кадәр штрафка тарттырылды.

БУ ТЕМАГА: Сәяси тоткын дип танылган мөселманнар мәхкәмә алдына баса

Иң йомшак җәзаны 1991 елгы Арамис Фазылов алды. Ул тикшерүчеләр белән хезмәттәшлек итеп, төркемнең башка әгъзалары турында мәгълүмат бирүе өчен 5 ел ирегеннән мәхрүм ителүгә һәм 100 мең сум штрафка хөкем ителде. Иң каты җәза – Русия ислам университеты студенты, 1991 елгы Ринат Нурлыгаяновка бирелде. Ул ислам фиркасе бүлекчәсен төзүдә гаепләнеп, 24 елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Хөкем ителүчеләр арасында мөселманнар проблемнарын тикшерү оешмасы рәисе Рөстәм Латыйпов, "Мөселман хокуклары өчен" оешмасы җитәкчесе Линар Вахитов, Башкортстанның мәгариф үсеше институты хезмәткәре Александр Корнев һәм көнчыгыш көрәше буенча дөнья чемпионы Хәлил Мостафин һәм башкалар бар.

БУ ТЕМАГА: "Уфада мөселманнарга карата мәхкәмә эше тупас хокук бозулар белән бара"

Хөкем карарында төркемнең ислам дәүләтен төзү, шәригать кануннары белән яшәүне пропагандалау өчен башкаланы һәм Уфа районын дүрт өлешкә: көньяк, төньяк, көнчыгыш, көнбатыш төбәкләренә бүлеп, тарафдарларны җәлеп итү белән шөгыльләнүләре әйтелгән.

Хөкем карарында шулай ук ислам дәүләтен булдыруның өченче баскычындагы хәрби җиһат, үз-үзләрен корбан итү дә каралуы искә алынган.

Хөкем ителүчеләрнең күпчелеге гаепләрен танымауларын белдерде. Хөкем ителүче Рөстәм Хәмзин мәхкәмә карарының гадел түгеллеген, моның башбаштаклык булуын белдергәч, залда хуплап "амин" дип куючылар да булды.

"Җәмәгатьчелек бергә күтәрелсә генә ярдәм булу ихтимал"

"Мемориал" хокук яклау оешмасы хөкем ителүчеләрне сәяси тоткыннар дип белдергән иде. Тикшерү барышында гаепләнүчеләрне җәзалаулар турында да хәбәрләр булды.

Линар Вахитов
Линар Вахитов

22 елга хөкем ителгән "Мөселман хокуклары өчен" оешмасы җитәкчесе Линар Вахитовның хатыны Регина Азатлыкка фикерләрен белдереп, тикшерү барышының да, карарның да гадел булмавын әйтеп, югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәкләрен белдерде. "Без бәйсез матбугат аша да мөрәҗәгать иттек, шул исәптән Азатлык аша да чыкканыбыз булды, илбашларына да яздык, берсенең дә ярдәме тимәде. Җәмәгатьчелек бергә күтәрелсә генә бәлки ниндидер ярдәм күрсәтеп булуы ихтимал", диде Регина Вахитова. Ул җәмәгатьчелек оешып Русия башына мөрәҗәгать итсә, җитәкчеләр хәлне аңласа, бәлки карар берникадәр йомшарыр иде дип өметләнүен дә әйтте.

21 кеше көч белән хакимиятне тартып алаламыни?

"Кеше хокуклары өчен" хәрәкәтенең Башкортстан бүлеге башы Әлмира Жукова Азатлыкка бу хөкем карары уңаеннан шуларны әйтте:

Әлмирә Жукова
Әлмирә Жукова

"Мин гаепләнүче Шамил Шәрипов мәнфәгатьләрен җәмәгатьчелек яклаучысы булган идем. Ләкин мине эштән читләттеләр. Әлеге җинаять карарын гадел дип әйтә алмыйм. Иң зур вакытка – 24 елга хөкем ителгән Ринат Нурлыгаянов башкалардан һич кенә дә гаеплерәк түгел. Ул - гадел кеше. Башкалар тик кенә торганда ул һәрчак фикерләрен катгый итеп әйтеп бирә, килешмәвен белдерә иде.

Ике дистә кеше хакимиятне алса, ул нинди хакимият була соң?

Дөресен генә әйткәндә, алар ул кадәр үк куркыныч кешеләр түгел бит. Кайдадыр җыелып, ислам динен тарату турында фикер алышканнар. Дингә җәлеп итәргә омтылганнар, эчкечелеккә, наркотикларга каршы чыгыш ясаганнар. Аек булырга өндәгәннәр. 21 кеше көч белән хакимиятне тартып алаламыни? Ике дистә кеше хакимиятне алса, ул нинди хакимият була соң? Мин "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы тыелу сәбәпләрен ачыклау өчен берничә тапкыр югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать итеп тә, җавап алганым булмады. Ул бернинди дәлилсез, тыелган һәм, вәссәлам.

Татарстанда да гаепсез хөкем итүләр булды. Мин бу ислам фиркасе уңаеннан хөкем ителүчеләр турында документларны карап чыкканнан соң Мәскәүгә барып Русия президенты каршындагы "Кеше хокуклары" шурасына мөрәҗәгать итәргә җыенам. Шул ук вакытта ислам илләренең президентларына да чыгарга, барлык дөнья җәмәгатьчелегенең бу мәсьәләгә игътибарын җәлеп итәргә кирәк”, диде Әлмира Жукова.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG