Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев төзелешендәге кранчылар да эш ташлады


Казанда кранчылар эш ташлады
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:51 0:00

Эшчеләр хезмәт хакын арттыруны һәм эш урынында иминлек таләпләрен үтәүне таләп итә. Татарстандагы 30лап төзелеш урынында кранчылар эш ташлаган.

Казанда төзелеш краннарында эшләүчеләр баш күтәреп урамга чыкты. Нәтиҗәдә 30 корылмада эш тукталды ди активистлар. Шуларның берсе – Миңтимер Шәймиев җитәкчелегендәге "Яңарыш" фондының Бондаренко урамындагы полилингваль мәктәп төзелешендә. Шулай ук “Салават күпере” торак комплексында егермедән артык кранның яртысы туктап калды. Нәкъ шушы урынга чәршәмбе көнне кранчылар җыелды.

Кранчылар җыены
Кранчылар җыены

"Эшчеләр берләшмәсе" төбәкара һөнәр берлеге белән берлектә Казан кранчылары оешмасы 22 июль көнне махсус мөрәҗәгать белән чыкты.

Алар Русия хезмәт кодексы, иминлек таләпләре үтәлүен, хезмәт хакын сәгатенә 500 сум итеп күтәрүне таләп итте. Әлеге мөрәҗәгатьне активистлар Казанның төзелеш ширкәтләренә һәм арендага техника бирүче оешмаларга юллады. 25 июльдә төзелеш ширкәте Казан кранчылары оешмасы активистлары белән элемтәгә кермәсә, краннарда эшне туктатуны таләп иттеләр. Ләкин бу таләпне күпчелек ширкәтләр үтәмәде.

Владимир Водолазов
Владимир Водолазов

“Салават күпере”ндә иртән эш тукталган иде. Бераздан баш мөдирләр, җитәкчеләр килде, егет-кызларны куркыта башладылар. Шуннан соң бер өлеше кире эшләргә китте”, ди активист Владимир Водолазов Азатлыкка.

Кранчылар “Салават күпере”ндә иртәдән төшкә кадәр җыелып торды. Шәһәрнең төрле урыннарыннан егермеләп кеше тупланды. Алар янәшәдә эшләгән краннардагы эшчеләрне үзләренә кушылырга чакырды. Җыенда яртысы хатын-кызлар иде.

Гүзәл Сафиуллина
Гүзәл Сафиуллина

“Сәгатенә 174 сум акча эшлим. Төзелештә канун бозулар бар инде ул. Стропольчеләрнең, бригадирларның таныклыклары юк. Җитештерү эше проектына кул куйдыртмыйлар. Прораблар бездә эшкә соңрак килә. Без алардан иртә кранга менәргә тиеш түгел бит”, дип сөйләде кранчы Гүзәл Сафиуллина Азатлыкка.

Гүзәл “Стройтехкран” ширкәтендә машинист булып эшли. Әлеге оешмадан җыенга дүрт кеше килгән иде.

“Хәзер тормыш бик авыр. Фатир өчен коммуналь чыгымнарны гына да аена 7 мең ярым сум түлибез бит”, ди Сафиуллина.

Хезмәт хакы аз булганга аена 300 сәгать эшлибез

"Өстәмә эшләгән өчен күбрәк түләмиләр. Без тормышыбызны куркыныч астына куеп өстәмә эшли алмыйбыз. Без мәҗбүрбез. Хезмәт хакы аз булганга аена 300 сәгать эшлибез. Бу бернинди кысаларга сыймый. Кемдер сәламәтлеген, ә кемдер гаиләсен корбан итә. Мин үземнең гаиләмне көненә ике сәгать күрәм. Мин көн саен 12 сәгать эшлим. Еш кына якшәмбе дә чыгарга туры килә. Кранда эшләүчеләр Ростехнадзор тарафыннан кабул ителмәгән техникада, иминлек таләпләр үтәлмәгән шартларда эшли. Шушындый эсседә алар кондиционерсыз 10-12 сәгать, кайвакыт тәүлек буе эшли”, диде Владимир Водолазов.

Ризасызлык белдерүче кранчылар
Ризасызлык белдерүче кранчылар

Кранчылар хокукларын Татарстан Дәүләт шурасына намзәт булып баручы Антон Бортяков яклый.

Кранчылар тормышларын куркыныч астына куеп эшли

"Беренче төп мәсьәлә - эш бирүчеләр документларны дөрес итеп тутырмый. Кранчылар тормышларын куркыныч астына куеп эшли. Әгәр берәр хәл килеп чыкса, алар гаепле булачак" диде Бортяков.

Прокуратура әлеге мәсьәләне тикшерәчәген әйтте. Шулай ук Татарстан төзелеш министрлыгы журналистларга эшчеләрне хуплавын белдерде, ләкин нинди дә булса ярдәм күрсәтәчәген вәгъда итмәде.

Хәзер активистлар Казанда Русия кранчылары җыенын уздырмакчы. Алар Екатеринбург Новосибирски, Когалым, Самар, Ростов, Мәскәү, Воронеж шәһәрләрендәге эшчеләр белән бергә баш күтәрмәкчеләр.

“Безгә җитәкчелек дөрес юл белән бармыйсыз диде. Иң башта безнең белән сөйләшәсе иде ди. Ләкин күп тапкыр аралашып карадык. Безне алар ишетмәде. Менә шушындый юлга баскач, безне ишетә башладылар. Без ахыргача көрәшәчәкбез. Безнең белән сөйләшеп, җитди карарлар кабул иткәнчегә кадәр”, диде Водолазов Азатлыкка.

25 июльдә дә кранчыларның бер өлеше эшләмәячәк.

XS
SM
MD
LG