Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мәчетләрдә видеокамералар урнаштыруга каршы пикет узды


Пикетта катнашучылар

Пикетта 20ләп кеше катнашты.

Бүген Казанда Тинчурин паркында шәһәр мәчетләренә камералар урнаштыруга каршы пикет уздырды. Чараны оештыручы Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) вәкилләре: "Элемтә министры Хәйруллин! Мәчетләрдә камера кую канунсыз! Бу эшне туктатуны таләп итәбез!”, “Конституция РТ, ст.37: "Каждому гарантируется свобода совести, свобода вероисповедания... Свободы под надзором не бывает”, “Президент Миңнеханов! Мөселманнарның Конституция биргән хокукларын яклауны таләп итәбез!”, “Татарстан=Синьцзян (Китай). Нет полицейскому государству!", "Мәчет төрмә түгел, анда шымчылар кирәкми!”, “Камералар куюны мәхәллә үзе хәл итәргә тиеш!", "Министр связи РТ Хайруллин! Требуем отменить незаконную установку камер в мечетях!” дигән шигарьләр тотып торды. Чарада 20ләп кеше катнашты.

ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев "Idel.Реалии"га әйтүенчә, "Таттелеком" мәчетне супермаркет белән бутаган һәм бу һич кенә дә дөрес түгел".

Элегрәк Азатлык Таттелеком оешмасының Казан мәчетләрендә яңа камералар урнаштыру нияте турында язган иде. Азатлык сөйләшкән имамнар сүзләренчә, өстәмә камераларны Федераль иминлек хезмәте һәм эчке эшләр министрлыгы кушуы белән куялар. Бу Кытайдагы кебек мөселманнарны күзәтү өчен эшләнергә мөмкин дип әйтүчеләр дә бар.

Адвокат Руслан Нәгыев мәчетләрдә өстәмә күзәтү камералары урнаштыруның канунилыгын аңлатуны сорап Татарстан прокуратурасына мөрәҗәгать юллады.

Азатлык бу уңайдан сорауларны Таттелеком, Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәтенә һәм Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына да җибәргән иде. Таттелеком һәм Татарстан мөфтияте җавабында камералар урнаштыру "мөселманнарның конституцион хокукларын бозмый, чөнки бу шәхси мәгълүматны таратуны күздә тотмый", диелде. Камераларның мөфтият кушуы белән куелуы билгеле булды.

Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы мәчетләрдә камералар урнаштыруга катнашы булмавын белдерә.

Бүгенге пикет резолюциясендә "кешеләрнең дини хисләре бик нечкә мәсьәлә һәм монда мәҗбүр итүләр һәм дорфа кыланулар урынсыз", диелгән.

"Кешеләр үзләренә ышаныч булмауны күреп үртәлергә мөмкиннәр. Үзләрен төшереп барганны күреп алганнар мәчеткә йөрүдән туктаячак. Камера урнаштыру мәсьәләсен һәр мәчет мәхәлләсе үзе хәл итәргә тиеш. Һәр мәчет мөселманнарына мәҗбүри камера урнаштыру канунилыгы мәсьәләсе белән Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәбез", диелгән документта.

фикерләр (6)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG