Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия глобаль иярчен интернеты проекты өчен радиоешлык бүлүдән баш тарткан


OneWeb иярчене моделе
OneWeb иярчене моделе

Радиоешлыклар бүлү дәүләт комиссиясе OneWeb Британиянең иярчен интернеты оператына Русиядә эшләү өчен ешлык бирүдән баш тарткан. Иярчен элемтәсе глобаль челтәре төзелеше проекты Роскосмос белән берлектә башкарыла, әмма Русия махсус хезмәтләре кулланучыларны контрольдә тотып булмас дип курка.

Дәүләт комиссиясенең ешлык бирүдән баш тарту карары турында элемтә министры урынбасары Олег Иванов сүзләренә сылтанып Коммерсантъ яза. OneWeb Русиядә эшләү өчен ешлык алырга 2017 ел ахырыннан бирле омтыла. 2018 елның апрелендә моңа Роскомнадзор каршы чыкты. Бу башка космик системнарның эшенә комачаулар дигән сылтау табылды. Шул ук елның октябрендә ФСБ әлеге проект дәүләт иминленә янау ихтималын күргән дип язды Reuters.

OneWeb Google ширкәтенең элекке менеджеры Грег Уайлер тарафыннан уйлап табылган. Стартап бөтен планетада югары тизлекле интернет тәэмин итү өчен орбитада 900 кече иярчен урнаштырырга ниятли. Ширкәткә Airbus, Qualcomm һәм SoftBank 1,7 млрд доллар тирәсе акча керткән. Февральдә Роскосмос Француз Гвианасындагы Куру галәм аланыннан орбитага британ ширкәтенең беренче иярченнәрен җибәргән иде.

Шул чорда ук Русия хөкүмәте Русиядә эшләүче иярчен интернеты чит ил операторларына Федераль иминлек хезмәтеннән, Федерадь сак хезмәтеннән һәм саклану министрлыгыннан рөхсәт алуны һәм траффикны Русиядә эшләүче берләштерелү станцияләре (станции сопряжения) аша җибәрергә мәҗбүр итте. Әмма бу гына махсус хезмәтләрне тынычландырмады, кулланучыларны контрольдә тоту өчен мондый чаралар гына җитми дип саныйлар, күрәсең, ди Коммерсантъ экспертларының берсе.

  • Моңа охшаш глобаль интернет операторы проектын Илон Маскның SpaceX ширкәте дә әзерли. Ширкәт май аенда орбитага беренче иярченнәрен чыгарды.
  • Мондый проектны Русия дә эшләмәкче. Аның бәясе 533 млрд сум торыр дип исәпләнә, инвесторлар әлегә табылмаган. Моннан тыш, Русиянең кирәкле технологияләре дә булмаска мөмкин, аларны Роскосмос OneWeb-тан алырга җыена иде.
XS
SM
MD
LG