Accessibility links

Кайнар хәбәр

Красноярски крае губернаторы: урман янгыннарына каршы көрәшнең мәгънәсе юк


Губернатор Александр Усс белдерүенчә, урманн янгыннары - ул табигать күренеше, аңа каршы көрәшнең мәгънәсе юк.

Красноярски крае губернаторы Александр Усс кайбер очракларда урман янгыннары белән көрәшүнең мәгъгнәсе юк диде. Әлеге белдерүне ул Себер федераль университеты студентлары белән очрашуда ясады. Аннан янгыннарны сүндерүнең икътисади яктан аклануы турында сораганнар иде.

"Бездә җылырак булсын өчен айсбергны эретү турында беркемнең дә башына килми бит? Урман янгыннары белән дә шулай. Бу гадәти табигать күренеше, аңа каршы көрәшнең мәгънәсе юк, хәтта да зыянлы да", диде Усс.

Себернең ун төбәгендә, шул исәптән Красноярски краенда да урманнар яна. Янгынның гомум мәйданы өч миллион гектар тәшкил итә.

Русия Думасы депутатлары экология министрлыгы белән икътисади яктан акланмаган очракта янгыннарны сүндермәү мөмкинлеге бирүче фәрманны гамәлдән чыгару мөмкинлеген карый.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG