Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Әлиф" спектакле Мехикода Халыкара заманча бию фестивалендә катнаша


"Әлиф" спектакленнән күренеш
"Әлиф" спектакленнән күренеш

Татар телен яклап иҗат ителгән "Әлиф" спектакле Мексика башкаласында уза торган Халыкара заманча бию фестивалендә катнаша.

31 июль Мексикада Халыкара заманча бию фестивале башлана. "Әлиф" – анда Русиядән катнашкан бердәнбер проект. Cпектакльне 1 августта күрсәтәчәкләр. Фестивальгә барлыгы 600 гариза бирелгән, биредә 20дән артык илдән 40тан артык бию коллективы катнаша.

"Әлиф" режиссеры Туфан Имаметдинов сүзләренә караганда, иҗат төркеме өчен бу фестивальдә катнашу бик зур әһәмияткә ия, чөнки бу алар өчен зур дәрәҗәле беренче зур фестиваль. "Чарада заманча хореография, заманча театр белән бәйле 26 алдынгы ил катнаша, без Русиядән сайлап алынган бердәнбер проект. Бу –​ "Әлиф"не беренче тапкыр киң тамашачыга күрсәтү", дип сөйләде Азатлыкка режиссер.

"Әлиф" иҗат төркеме администраторы Алена Батуллина әйтүенчә,
фестивальгә Татарстаннан биюче Нурбәк Батулла, спектакль режиссеры Туфан Имаметдинов, композитор Эльмир Низамов, өч музыкант һәм өч җырчы кыз юл тотты, алар арасында җырчы Эльмира Кәлимуллина да бар.

Иҗат төркеменең Мехикода торуын, ашавын һәм спектакль куелачак урыннарга баруны оештыру комитеты түли, Мексика башкаласына очкыч билетларын алырга Татарстан мәдәният министрлыгы акча аерып биргән. "Без гаризаны әле узган елда ук биргән идек, безне сайлап алдылар да, чакырдылар", диде Азатлыкка Батуллина.

Имаметдинов җитәкчелегендәге төркем "Әллүки", "Әлиф", "Шамаил" исемле тамашалар әзерләү белән танылган. Актер һәм биюче Нурбәк Батулла "Әлиф" спектаклендәге роле өчен Русия күләмендәге "Алтын битлек" премиясенә лаек булды.

Август аенда "Әлиф" иҗат берләшмәсе Заманча сәнгать күргәзмәсендә "Дәрдемәнд" импровизацион тамашасын да күрсәтергә җыена.

XS
SM
MD
LG