Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сухой Суперджет" бер мотор белән ашыгыч рәвештә Самарга төшеп утырган


Sukhoi Superjet 100 (SSJ-100) очкычы
Sukhoi Superjet 100 (SSJ-100) очкычы

Sukhoi Superjet-100 очкычы очыш вакытында бер моторы эштән чыгып, Самарда ашыгыч рәвештә төшеп утырырга мәҗбүр булган.

Очкычта 95 кеше булган, зыян күрүчеләр турында хәбәр ителми. "Интерфакс" чыганагы бер мотор белән төшеп утыруны уңышлы дип атаган.

Соңрак әлеге хәбәрне прокуратурада да расладылар. Анда очкычта 97 кеше һәм экипаж моторда вибрация килеп чыкканлыктан җиргә төшү турында карар кабул иткән диделәр. "Интерфакс" чыганагы да башта вибрация турында әйтә, әмма соңыннан моторның бөтенләй эштән чыгуы турынла белдерә.

Лайнер "Азимут" ширкәтенә карый. Ул Краснодардан Төмәнгә очкан.

Мәскәүнең Шереметьево һава аланындагы казадан соң Русиянең Sukhoi Superjet-100 очкычы турында хәбәрләр озак вакыт матбугат чаралары игътибары үзәгендә булды. Ул вакытта очкычта янгын чыгып 41 кеше һәлак булды, 37 кеше исән калды.

Тикшерү мәгълүматына караганда, казага пилотлар хатасы китергән. Русия хөкүмәте моннан соң бу очкычлар очышына вакытлы чикләүләр кертеп тормады. Әмма казага очраган "Суперджет"ны хезмәтләндергән "Аэрофлот" һава ширкәте дистәләгән очышларны үзе алыштырды.

Матбугат чаралары шулай ук Русия артистлары һәм кайбер ширкәтләр хезмәткәрләренең Sukhoi Superjet-100 очкычларында очудан баш тартуы турында язды.

XS
SM
MD
LG